Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күп балалыларга – бушлай җир

24 гыйнварда Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булды.

Аны район Советы рәисе, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов алып барды. Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:

1. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга төзелеш һәм шәхси хуҗалык алып бару өчен милек итеп бирелә (тапшырыла) торган җир кишәрлеген бирү нормаларын билгеләү турында.

2. Татарстан Республикасы Җир кодексының 32.1нче маддәсе нигезендә бушлай җир алу хокукы булган гражданнарның исемлеген әзерләү тәртибе турында.

3. Россия Федерациясе Президентын сайлаулар буенча участок сайлау комиссияләре составына кандидатуралар турында.

4. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында 2011 елда законлылыкны һәм хокук тәртибен саклау буенча эшчәнлекнең йомгаклары турында.

Утырышның беренче көн тәртибе буенча мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе А.Галиуллин сүз алып, өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре бирү максатында законнарга кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды. Депутатлар әлеге категориягә керүче гражданнарга шәхси торак һәм дача төзелеше алып бару, шәхси ярдәмче хуҗалык тоту, бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен муниципаль милектә торган, шулай ук дәүләт милке белән чикләнмәгән җир кишәрлекләрен бушлай бирү (тапшыру) нормасын 0,10 гектар мәйданда билгеләделәр.

Аннары бушлай җир алу хокукы булган гражданнарның исемлеген әзерләү тәртибе, гаризалар язу формалары расланды.

Өченче көн тәртибенә буенча буенча район террриториаль һәм участок сайлау комиссияләре составына кандидатлар исемлегенә кертелгән үзгәрешләр белән Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Закирҗанов таныштырды.

Аннары сүз РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлеге начальнигы Р.Гыйльмановка бирелде. Аның чыгышыннан күренгәнчә, 2011 елда районда законлылыкны һәм хокук тәртибен саклауда шактый югары нәтиҗәлелеккә ирешелгән. Җинаятьләр саны кимегән, кылынганнарын ачу күрсәткече 2,7 процентка яхшырган. Районда икътисад өлкәсенә кагылышлы җинаятьләрне ачыклауның артуы, шулай ук ришвәтчелекнең ике факты фаш ителүе эшчәнлекнең уңай күрсәткече буларак бәяләнә. Балигъ булмаганнарның җинаять эшләү очраклары булмавы да профилактика чараларының уңай йогынтысы турында сөйли. "Саба, Теләче белән берлектә, яшүсмерләр җинаяте теркәлмәгән бердәнбер район булды", - диде Р.Гыйльманов. Профилактика, балигъ булмаганнарга аокогольле эчемлекләр саткан өчен административ чара күрүнең ике тапкыр артуы, балаларын контрольдән ычкындырган ата-аналарга 137 беркетмә төзелүе балигъ булмаганнарны җинаять юлына басудан саклап калуда булышлык иткән.

Утырышны алып баручы Р.Миңнехановның йомгаклау сүзеннән соң, депутатлар утырышка куелган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев