Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукуруз бүген үк ботка пешереп ашардай сыйфатлы күренә

Хуҗалыкларда мал азыгы туплау дәвам итә. "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесендә дә кышкы чорда терлекләрне асрап чыгар өчен печән, салам, сенаж, силос әзерләп куелган.

Бу көннәрдә 420 гектар мәйданда игелгән кукурузның яртысыннан күбрәген җыйнап, 5400 тоннадан артык силос салып куйганнар. Шулай ук хуҗалыкта кукурузны бөртеккә суктырып пленкаларга тутыру ысулын да кулланып карарга уйлаганнар. Яшел массадан салынган силоска караганда, мондые аксымга бай була икән. Ул чын-чынлап фураж онын алыштыра. Болай эшләүнең нәтиҗәлелеге симертүгә куелган маллар артымында һәм сөт күләмендә дә нык сиздерер дип планлаштырыла.

- Бу безнең район практикасында бар иде инде. Узган ел, мәсәлән, чәкәннәр кечкенә иде, бөртеккә суктырып алырга мөмкинлек булмады. Ә быел әйбәт. Моның өчен язын иртә срокларда чәчүгә керешергә кирәк һәм иртә өлгерә торган сортларга өстенлек бирү мөһим. Быел бөртеккә суктырып алу өчен "Катерина" һәм "Машук" сортлары игелде. Уртача уңыш - 45-50 центнер чамасы чыга, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Васил Кәбиров.

Кукуруздан сыттырылган фураж "Сатыш", "Шытсу" хуҗалыкларында әзер­ләнгән. Юлбатлылар бу эшкә 15 октябрьдә керешкәннәр иде. Инде эшне төгәлләп тә киләләр.

- Һәркайсы 320-350 тонна фураж сыйдырышлы өч җиңсәгә тутырырга планлаштырган идек. Берсен көн ярымда тутырдык. Өч көн эчендә әзерләп бетерергә уйлыйбыз, - ди хуҗалык агрономы Фи­дәил Хисамиев.

Ачык һавадагы, өсте ябулы ындыр табагында эш конвейер системасы кебек көйләнгән. "Саба" җәмгыятенең Питрәч районындагы арендага алынган җирләрдә үстереп суктырылган кукуруз массасын "КамАЗ" машиналары ташып тора. Амбарда Хәлил Имамиев иярләүче "Ягуар" комбайны икмәкне сыттырып, "ГАЗ-53" машинасына төии. Аны йөртүче Фидәил Мансуров Айнур Газизҗанов тракторына куелган агрегатка сала. Нәкъ менә шул агрегат әзер массаны 75 метр озынлыктагы җиңсәләргә тутыра да инде. Җиңсә­ләргә урнашасы фураж массасының тыгызлыгы Айнур Газизҗанов җавап­лылыгында. Бу төр мал азыгы органик кислоталар кушып консервацияләнә. Ул бер тоннага 3-4 литр исәбеннән кушыла.

"Юлбат" хуҗалыгында бү­генге көндә бер мен баштан артык терлек бар. Йосыф-Алан авылында ачылачак комплексны да күздә тотсак, кыш чыгар өчен сыйфатлы азыкны мулдан әзерләү кирәк. Моның буенча хуҗа­лыкта эш тулы куәтенә бара.

Ындыр табагындагы гә­рәбәдәй сап-сары кукуруз­ның савым сыерларының продуктлылыгын арттырачагына шик юк. Бүген үк ботка пешереп ашардай сыйфатлы күренә.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев