Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

КВН - татарча

«Казан» милли-мәдәни үзәгендә татарча КВН - ШТКның (шаяннар һәм тапкырлар клубы) ярымфинал уеннары үтте.

Анда 14 команда: Казанның унөч татар мәктәбе һәм безнең районнан Саба гимназиясе катнашты. Укучылар Чулпан Вахитова, Алинә Хәбибрахманова, Нияз Шәмсетдинов, Айназ Дәүлиев, Булат Вакказов, Рәзинә Ханова, Айнур Хәнәфиев) остазлары -гимназия психологы Алия Гайфуллина җитәкчелегендә (һәм КФУ студенты Алсу Галимуллинаның актив ярдәме белән) әлеге чарага ныклы әзерлек белән тотындылар һәм күмәк эшнең нәтиҗәсе дә уңышлы булды. Сезон барлыгы өч этапка бүленеп, декабрь аенда үткән фестивальдә Саба гимназиясе командасы иң зур бүләккә - Гран-прига лаек булган иде. 18 мартта узган ярымфиналда сабалыларга кабат уңыш елмайды: алар кызыклы уен күрсәтеп, финалга чыктылар. "Без татарча юмор тудыручылар" шигаре астында баручы ШТКның финал уеннары апрель-май айларында узар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined