Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ӨЛКӘННӘР КУАНЫЧЫ

Республика Хөкү­мә­те­нең ялгыз яшәүче өл­кән­нәргә булдырылган "Мәр­хәмәтле телефон" акциясен башкача атап та булмый.

Хөкүмәтебез җитәк­челегенең бу га­мә­лен бер генә сүз бе­лән - өлкәннәребезгә күр­­­сәтелә торган мәр­хәмәтле, игелекле игътибар дип кенә бәяләргә мөмкин.

1 ноябрь көнне районыбыздагы ялгыз яшәүче 23 өлкән кешегә "Мәрхәмәтле теле­фон"­нар тап­­шырылды. Өл­кән­нәрне район социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин һәм "Балкыш" үзәге җитәкчесе Рөстәм Равилин куандырды. Телефонның беренчесе Сабада Төзүчеләр урамында яшәүче туксан яшьлек тыл һәм хезмәт ветераны Оркыя апа Моталлиповага бирелде. Ул хезмәт елларында банкта эшләгән. Балалары Казан, Калуга, Севастополь шәһәрләрендә яшиләр. "Кызларым Наилә, Рәви­лә, улым Фәрит гел кайтып, хәлемне белеп торалар. Гомер иткән җиремнән аерылып, чит­кә китәсем килми. Сабада да әйбәт яшим. Социаль хезмәткәрем Айсылу Сөнгатуллина бар эшемдә булыша. Шәф­кать туташы Гөлнара Нуриева көн аралаш килеп, сәламәтлегемне тикшереп тора. Барыгызга да зур рәхмәт",- диде, нинди ният белән килүебезне әйткәч.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Г.Галимуллина.

Р.Исмәгыйлов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев