Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үләксә дә үтерә ала

Дөньяда төрле авырулардан, имгәнүләрдән ел саен йөзләрчә миллионлаган терлек, кош-корт үлә.

Хайван үләксәләре исә мәҗбүри утильләштерелергә тиешле биологик калдыклар булып санала. Республиканың авыл җирләрендә әлеге чара биотермик чокырларда йогышсызландыру юлы белән үләксә базларына салу яисә бетонланган күмү урыннарына урнаштыру тәртибендә гамәлгә ашырыла. Татарстанда 967 биотермик чокыр һәм түләмә авыруыннан (себер язвасы) үлгән терлекләр күмелгән 804 баз барлыгы билгеле. Биотермик чокырлардан файдалануга күзәтчелек итү Россельхознадзорның республика идарәсенә йөкләнгән. 2011 елда дәүләт инспекторлары тарафыннан барысы 202 биотермик чокыр тикшерелеп, шуларның 129ы (64%) биологик калдыкларны утильләштерүнең ветеринария-санитария кагыйдәләренә җавап бирмәве ачыкланды. Моннан тикшерелгән һәр өч чокырның икесе терлекнең үлеменә китергән куркыныч инфекция чыганагы булган хайван үләксәләрен утильләштерү өчен яраксыз дигән нәтиҗә чыга. Ветеринария-санитария кагыйдәләре бозылган очракта авыруны китереп чыгаручы микроблар берничә ел буе үлмичә, чир таратучы булып сакланачаклар. Нәтиҗәдә тиешле таләпләр үтәлмичә күмелгән үләксә терлекләр генә түгел, хәтта кешеләрнең авыруына һәм үлеменә дә китерергә мөмкин.

Күпчелек үләксә чокырларының инфекция чыганагы булып бверелүенә аларның корылышы һәм санитар торышы өчен җаваплы кешеләр гаепле. Ә җаваплы затлар булып гамәлдәге законнар нигезендә җирле муниципаль берәмлекләр - авыл һәм шәһәр җирлекләре хакимиятләре санала. Тикшерү күрсәткәнчә, күпчелек авыл җирлекләре башлыклары үләксә чокырларының торышына тиешенчә контрольлек итмиләр генә түгел, хәтта анда корылмаларның һәм җиһазларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе белән дә кызыксынмыйлар.

Үләксә базлары биләмәсе кисәтү аншлагы белән билгеләнгән, кыргый һәм йорт хайваннары үтеп кермәсен өчен, ике метр биеклектәге койма белән әйләндереп алынган булырга тиеш. Үлгән терлекләрне китерү өчен техника белән уңайлы үтеп керү юлы булуы, койманың эчке ягыннан бөтен периметр буенча траншея кызылуы шарт. Капка һәм чокыр капкачы йозакланырга тиеш. Объектны үләксәне ярып карау, дезинфекция чараларын, инвентарьларны, махсус эш киемнәрен һәм инструментларны саклау өчен биналар белән җиһазлау мөһим.

И.Гарипов

Россельхознадзорның республика идарәсе ветеринария күзәтчелеге бүлеге өлкән дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: mogilnik