Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лондон ...Сабага “күчте”

Әйе, узган шимбәдә район үзәге кечкенә генә Олимпия шәһәрчеген хәтерләтте. Көндез белән Саба гимназиясе стадионында башланып киткән спорт бәйрәме кичен үзәк мәйданга күчеп, зур бәйрәм тамашасы белән төгәлләнде.

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.Гасыймов та физкультурачыларны, гомумән, спортны үз итеп стадионга килүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләгәндә, бүгенге бәйрәм чарасын Лондонда барган Олимпия уеннарына теләктәшлек күрсәтү буларак та бәяләргә, мөмкин диде.

Булачак чемпионннар -сезнең арада, районыбызда спортка бүгенгедәй уңай караш булганда, Олимпия пьедесталында районыбыз спортчыларын да күрергә зур өметләр бар, диде Равил Мөбарәк улы һәм яшьләр белән беррәттән, спорт ветераннарына да бәйрәм тәбрикләвен җиткерде. Ярышлар башланып китәр алдыннан, спортны үстерүгә зур өлеш керткән спорт сөючеләргә, тренерларга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды. Һәм, ниһаять, беренче уенга старт бирелде.

Спорт бәйрәмендә ул көнне барлыгы 22 командадан 195 кеше катнашты. Стадионның төрле почмагында дистәдән артык төр ярыш барды.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

И.Илфирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев