Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

МӘДӘНИЯТТӘ УҢЫШ БӘЙРӘМЕ

Чәршәмбе көнне район мәдәният йортында 67 торак пунктны берләштергән, 1 шәһәр, 20 авыл җирлегенә ке­­рүче мәдәният учак­ла­рының, ягъни мә­дә­ният йортлары, клуб,­­ китапханә, музей хез­мәткәрләренең һө­­нәри бәйрәмнәре уңа­­еннан һәм узган 2011 елның хез­мәт нәтиҗәләрен йом­гак­лауга багышланган тантаналы семинар­ла­ры үткәрелде. Мә­дә­ният өлкәсендә эш­ләүчеләрнең халыкның күңелен күтәрүгә, киеренке эш көненнән, атнасыннан соң культуралы...

Чәршәмбе көнне район мәдәният йортында 67 торак пунктны берләштергән, 1 шәһәр, 20 авыл җирлегенә ке­­рүче мәдәният учак­ла­рының, ягъни мә­дә­ният йортлары, клуб,­­ китапханә, музей хез­мәткәрләренең һө­­нәри бәйрәмнәре уңа­­еннан һәм узган 2011 елның хез­мәт нәтиҗәләрен йом­гак­лауга багышланган тантаналы семинар­ла­ры үткәрелде.

Мә­дә­ният өлкәсендә эш­ләүчеләрнең халыкның күңелен күтәрүгә, киеренке эш көненнән, атнасыннан соң культуралы ял иттерүгә юнәлдерелгән хезмәте җиңел түгел. Бу турыда семинарда катнашкан Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймовның мәдәният хезмәткәрләрен еллык уңышлары белән котлау чыгышында да яхшы аңлашылды: "Тавык та чүпләп бетерә алмаслык күптөрле, күпкырлы эшегез, ял саен, бәйрәм, вакыйга саен чараларны әзерләргә, халыкны җәлеп итәргә, Нәүрүзме, Сабантуймы, башка бәй­рәм­нәрме - бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр белән әзерләү сезнең вазифага йөкләнгән. Клуб мөдире - авылда рәсми булмаган староста да. Ул - халыкның төрле мөрәҗәгать-ихтыяҗларын, сорау, моң-зарларын район җитәкчелегенә, рес­публика даирәләренә җиткереп торучы да, авыл кешеләренең киңәшчесе дә, кайгы-шатлыкларын уртаклашучы, мөмкинлегеннән чыгып ярдәм итүче дә. Хезмәт хакларыгызга, эш шартларыгызга бәйле нинди генә авырлыклар булса да, берсенә дә карамыйча, халыкны җәлеп итеп, вазифаларыгызны башкара аласыз икән - бу сезнең мактауга лаек­лы казанышыгыз. Һәм шуны да әйтергә кирәк: республикабызның баш­­ка районнары бе­лән чагыштырганда сез яхшы, дәрәҗәле урыннарда торасыз, рәхмәт барысы өчен дә".

Шуннан соң Равил­ Гасыймов яхшы хез­мәт нәтиҗәләренә иреш­­­кән мәдәният хезмәткәрләренә Татарстан Мәдәният ми­нистр­лыгының, муниципаль район башлыгының, Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. Алар: балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Раилә Фа­тыйхова һәм Резе­да Кәлимуллина, район мәдәният йортының халык хоры хормейстеры Энҗе Нурисламова, Тимершык мәдәният йортының сәнгать җи­тәкчесе Айдар Ханти­меров, Олы Арташ авыл клубы мөдире Гөлфия Гәрәева, район мәдәният йортының иң актив үзешчән сәнгатьтә катнашучысы Хәниф Тимербаев, Кече Шыңар мәдәният йортының сән­­­гать җитәкчесе Әл­фия Шәйдуллина. Семинар, әлбәттә, концерт номерлары белән үрелеп барды. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Илдар Яхин.

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: kultura