Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укытучыларга - 200 мең сум

Соңгы елда мәктәпләрдә җәмәгать тыңлаулары үткәрелә башлау район мәгариф бүлегенең яңа эш алымы. Әлеге чара тәҗрибә уртаклашырга, яңалыкларны өйрәнергә һәм шул үк вакытта җитешсезлекләрне төзәтергә мөмкинлек бирә. 20 март көнне Балалар иҗат үзәгендә "Мәгариф" милли проектына үз эшләрен тәкъдим итүче укытучыларның "Җәмәгать тыңлаулары" булды. Югары педагогик осталыкка ия укытучылар үз...

Соңгы елда мәктәпләрдә җәмәгать тыңлаулары үткәрелә башлау район мәгариф бүлегенең яңа эш алымы. Әлеге чара тәҗрибә уртаклашырга, яңалыкларны өйрәнергә һәм шул үк вакытта җитешсезлекләрне төзәтергә мөмкинлек бирә. 20 март көнне Балалар иҗат үзәгендә "Мәгариф" милли проектына үз эшләрен тәкъдим итүче укытучыларның "Җәмәгать тыңлаулары" булды. Югары педагогик осталыкка ия укытучылар үз һөнәри эшчәнлекләренең нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр. Шәмәрдән лицееның математика укытучысы Илсөяр Закирова, Дилүс Вәлиуллин (тормыш иминлеге нигезләре фәне), Юлбат урта мәктәбеннән Илдар Сафин (тарих), Саба гимназиясеннән Гөлнур Байкеева (рус теле һәм әдәбияты), Гөлнур Гомәрова (инглиз теле), Розалия Мөхәммәдиева (биология), Резеда Садыйкова (математика), Илсинә Сәйфеева (информатика) уңышлы чыгыш ясады. Аларның кандидатуралары "Мәгариф" милли проекты конкурсында катнашуга яклау тапты.

Грант күләме быел да узган елдагыча 200 мең сум. Татарстанга квота - барлыгы 27 укытучы. Катнашучыларга катлаулы конкурсны һәм кырыс таләпләргә туры килүгә тикшерү узарга кирәк булачак. Катнашучыларның барысына да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы җәмәгать тыңлаулары мәктәп

2
X