Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәңгелек утта – кызыл чәчәк

15 февральдә Россиядә ерак һәм якын чит ил территорияләрендә хәрби конфликтларны җайга салуда катнашкан сугыш-интернационалистларны искә алу көне билгеләп үтелде.

Тататарстаннан гына да 262 егетнең гомерен өзгән Әфган сугышы тәмамланганга исә 23 ел вакыт узды. Бу сугышта асыл улларын югалтып, әлеге хәсрәткә зур сабырлык белән түзгән аналар безнең районда да яши. Аларның улларын 15 февральдә бар авыл искә ала. Мәсәлән, Язлы Арташ авылы клубында Ф.Шәйдуллинның якты истәлегенә багышланган митинг үткәргәннәр. "Мтингка Ф.Шәйдуллинның дуслары, туганнары, ул белем алган Завод-нырты, Олы Арташ, Икшермә мәктәпләреннән югары укучылары, укытучылар килгән иде. Уктычы И.Мусин Әфганстан җиендәге кораллы бәрелешнең аяныч нәтиҗәләре турында сөйләде. Ф.Шәйдуллин призына укучылар арасында автомат сүтеп-җыю ярышы үткәрелде. Митинг зиратта Фердинантның Кызыл йолдыз куелган кабере янында дәвам итте. Авылдашыбызның каберенә венок салдык, бер минут тынлык белән искә алдык. Фердинанд безнең күңелләрдә мәңге яшь калыр",- дип яза Язлы арташ клубы мөдире И.Фәттахова.

Батыр якташларыбызны искә алып һәм совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 23 ел тулу уңаеннан 15 февральдә дә район үзәгендә дә митинг узды. Әлеге чарада районда яшәүче әфганчы-ветераннар, Саба муниципаль райолны башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Т.Шәрәфеив, республика хәрби комиссариатының районара бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Ф.Закиров катнашты. Митинг сүзсез үтте, кешеләрне сискәндереп автоматтан аткан тавышлар гына ишетелде. "Абау, куркып киттем. Берүк, берүк, сугыш чыга күрмәсен",- дип үзалдына сөйләнеп куйды Әфганстан һәлак булган якташларыбыз истәлегенә саланган монумент яныннан үтеп баручы олы яшьләрдәге апа. Яуда ятып калган әфганчыларның ташка уелган бюстлары алдына веноклар салынды һәм мәңгелек ут янында янып кызыл чәчәк калды. Ак кар өстендә - кызыл чәчәк. Алар чит ил туфрагында башларын салган батыр егетләребезнең йөрәк каннары кебек.

Ф.Мәүлетов.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X