Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Милек сагында

29 октябрь - Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре көне

Моннан ярты гасыр элек, 1952 елның 29 октябрендә Эчке эшләр министрлыгы системасында халык хуҗалыгы объектларын килешүләр нигезендә саклаучы ведомстводан тыш сак хезмәте оештырыла. Бу дата хәзер ел саен әлеге җаваплы хезмәтне башкаручыларның һөнәри бәйрәме буларак билгеләп үтелә.

Сабадагы ведомстводан тыш сак бүлеге коллективы бәйрәмгә үз бурычларын үтәп килә. Без милеккә каршы җинаятьләрне кисәтүче, хокук бозуларны булдырмый калуга юнәлдерелгән профилактика алып баручы куәтле инженер-техник, хәрбиләштерелгән-каравыл һәм полиция структурасы булып торабыз. Тапшырылган объектларның ышанычлы саклануын тәэмин ителә. Йөз артык юридик һәм физик затка хезмәт күрсәтәбез. Заманча камил техник чаралар ярдәмендә Байлар Сабасында, Шәмәрдәндә һәм Теләчедә 172 объект саклана. Быел гына да 16 объект, шул исәптән ике фатир автомат сигнал чаралары ярдәмендә саклауга алынды. Кичке сәгатьләрдә эшләүче шәхси кибетләргә, кафеларга көтелмәгән һөҗүм ясалу очрагы була калганда, ашыгыч рәвештә полициягә хәбәр итү өчен тревога сигнал төймәләре эшли. Хезмәтебезнең төп күрсәткече шул: бүлек тарафыннан саклана торган объектларга явыз ният белән үтеп керергә омтылышның булганы юк. Шуңа күрә дә хезмәтебездән файдаланучылар арта бара. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

А.Галиев,

ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы.

Рәсемдә: Рафил Миңнебаев, Илнур Гайнетдинов, Наил Галимов.

Н.Дэулэтов фотосурэте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев