Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәпләр активлык күрсәтте

Хәзер шәһәр халкы гына түгел, авыл кешеләре дә ярминкәләрне көтеп алалар.

Өлкәннәр көне уңаеннан, 30 сентябрь көнне Саба белән Шәмәрдәндә, 1 октябрьдә Казанның Чехов базарында оештырылган көзге ярминкәләр район хуҗалыклары, авыл җирлекләре белән берлектә мәктәпләрнең активлыгы белән узды. Хәзер шәһәр халкы гына түгел, авыл кешеләре дә ярминкәләрне көтеп алалар. Беренчедән, кирәк-ярагын юнәтсә, икенчедән, таныш-белеше белән аралашу урыны да. Аннары ярминкәләрдә сатлык әйберләрнең төрләре дә елдан-ел байый баруы күзәтелә. Элегрәк, төп авырлык район кулланучылар җәмгыяте коллективына төшкән булса, хәзер кем нәрсә белән шөгыльләнә, шуның белән сәүдә итә. Авыл җирлекләре шәхси хуҗалыкларда җитештерелә торган продукцияләрне үзләре барлап торалар. Быел мәктәпләр белән берләшеп килгәнлектән, ярминкәләр әйберләрнең күплеге белән игътибарны җәлеп иттеләр.

Мәсәлән, күп төрле кул эшләре, бакча җимешләре, дару үләннәре, картиналардан тыш, Олы Кибәче урта мәктәбе асрау өчен йорт куяннары белән дә сату итте. Халыкка хуҗалыклар сөт-ит, печән-салам, ашлык, Лесхоз утын, "ВАМИН", "Аш-су", "Икмәк", "ПМК-159, җәмгыятьләре, "Эльвина" сәүдә челтәре һәм башка шәхси эшмәкәрләр үзләрендә җитештерелгән продукцияләрне тәкъдим иттеләр.

Чехов базарында сәүдә иткәндә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, сабалыларның яхшы әзерлек белән килүләренә канәгатьлеген белдерә.

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев