Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мондый үсеш канәгатьләндерми

Узган якшәмбедә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре җаваплылыгы чикләнгән "Олыяз" җәмгыятендә хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар, ветеринарлар катнашында терлекчелек тармагындагы ике айлык эшкә йомгак ясадылар.

Хезмәт нәтиҗәләренең нинди булуы семинар-киңәшмәнең тәнкыйть шартларында узуы да ачык күрсәтте. Терлекчелек бүлеге начальнигы И.Латыйпов чыгышыннан күренгәнчә, узып киткән ике айда эш күрсәткечләре бер дә мактанырлык булмаган. "Сөт җитештерүнең узган елның шушы чорыныкы белән чагыштырганда 106 процент тәшкил итүе беребезне дә канәгатьләндерми. Былтыр ашарга юк дип зарландыгыз. Быел барысы да бар, әмма җитештерү начар. Маллар Кировтан салам ташып ашатканда да ач тормадылар, азыкның кадере бар иде. Хәзер күп булгач, азыкның кадере күренми. Шуңа күрә сыерлардан савып алынырга тиешле сөт тә юк",- диде И.Латыйпов.

Хуҗалыкларның терлекчелек тармагында коры җәйдән соң килгән кышлату чоры белән чагыштырганда тәнкыйтькә дә сыймаслык түбән быелгы эш күрсәткечләренә әнә шундый бәя бирелде. Былтыр 1 мартка һәр сыердан уртача 996 килограмм сөт савылганда, быел продуктлылыкның 10 килограммга кимүе бернинди тәнкыйтькә дә сыймый. "Курсабаш" җәмгыятендә, "Саба" җәмгыятенең Кибәче, Тимершык, Явлаштау филиалларында исә гомумән сөт җитештерү дә узган елның ике ае күрсәткечләренә карата 85-95 процент кына тәшкил иткән. (Язманың дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев