Наркология учетында 18 меңнән артык кеше тора
Көн темасы

Наркология учетында 18 меңнән артык кеше тора

Наркотик яки токсик матдәләр исереклеге вакытында барлыгы 548 җинаять кылынган.


Беренче яртыеллыкта наркология учетында 18 меңнән артык татарстанлы торган, шуларның 9 меңнән артыгына "наркомания" диагнозы куелган. Бу чорда агулануның 42 очрагы теркәлгән. Республика эчке эшләр бүлегендә учетта 73 наркопритон тора, шуларның 41 е быел гына куелган. Наркопритон тоткан өчен Әлмәт кешесе дә 2 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Быел ацетилированлы әфьюн һәм мәк саламы экстратын әйләнештән алуның 160 очрагы теркәлгән. Әлеге санның 87 есе Әлмәткә туры килә.

Әлмәт таңнары


Нет комментариев