Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Поши мөгезе тапкан

Заманында Сабантуйларда йөгереп беренче урыннарны алган, хәзер дә чаңгы ярышларында катнашучы, Саба халкын мунча себеркесе белән тәэмин итүче Вафи Ибәтуллинның исеме күпләргә яхшы таныш.

Ул быел да Нәүрүз бәйрәме уңаеннан үткәреләчәк ярминкәгә урман хәзинәсен мул алып чыгарга җыена. Вафи абый безгә тагын бер серне чиште әле: ярминкәдә былтыр җиләккә баргач, урманнан тапкан поши мөгезен алып чыгарга җыена икән. Аның бу табышына гомер буе урман технигы булып эшләгән Г.Абдуллин да: "Күпме урманда йөреп тә, миңа очраганы булмады",- дип көнләшүле соклануын белдергән.

Поши мөгезе, 8-9 елга бер генә төшкәнлектән, сирәк очрый торган антикварларның берсе. Ул капкаларны, болдырларны бизи, андый әйберләрне җыйнаучылар да кызыксыну уята. Вафи абый антикварларга мөкиббәннәрнең хәленә керергә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X