Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Президент белән очрашуда

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 5 майда Казанда Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышлап үткәрелүче әлеге тантанада республикабызның барлык төбәкләреннән дә ветераннар чакырылган иде. Безнең районнан анда 8 сугыш һәм тыл ветераны - Көектән Шаһи Гайфиев, Алан-Елгадан Нәҗип Шәрипов, Язлы Арташтан Мансур Әгъләмҗанов, Сабадан Әнвәр Гафиятуллин, Флера Сөнгатова, Шәмәрдәннән Рая Әхтәмова, Мишәбаштан Дания Шакирова, Килдебәктән Нәмига Якупова катнашты. Ватан азатлыгы өчен көрәштә яу кырларында һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды.

Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңү көненең тарихыбызда аерым урын алып торуын, аның зур корбаннар бәрабәренә фашизмны җиңгән барлык кешелек бәйрәме булуын искәртте. "Бу көнне без заманнар бәйләнешен, буыннар бәйләнешен аерым бер көч белән сизәбез. Буыннар алмашын ныгытуда, патриотик тәрбия бирүдә Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы игълан ителү дә өстәмә мөмкинлекләр бирә. Тарихи һәм рухи мирасны, традицияләрне саклау безгә алга таба тыныч яшәргә, тагын да алгарышлы үсәргә ярдәм итәчәк, социаль-икътисади үсешнең нигезен тәэмин итәчәк", - дип белдерде Президент.

Р.Миңнеханов чал чәчле ветераннарны Җиңү көне белән котлап, аларга һәм якыннарына исәнлек, бәхет, аяз күк йөзе, иминлек, бәйрәм шатлыгы теләде. Районыбыздан Президент белән очрашуга барган ветераннар барысы да сәфәрдән канәгать калганнар. "Безне шулай хөрмәтләгәннәре өчен зур рәхмәт. Заманында ярты Европаны җәяү узсак та, хәзер инде еракка чыгып йөри алмыйбыз. Бәйрәмнәрдә тормышыбызны шулай төрләндереп җибәрсәләр, күңел күтәрелеп китә",- диде Шаһи абый Гайфиев. Ветераннарның кәефләре гел күтәренке булсын дигән теләктә калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев