Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов өстәл теннисы турнирында катнашучыларны сәламләде

Теннисчыларның уенын карарга Россия Президенты ярдәмчесе, Россия Өстәл теннисы федерациясенең попе­чительләр советы рәисе Игорь Левитин, Урман хуҗа­лыгы министры Наил Мәһдиев, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башка рәсми затлар да килгән иде.Спортчыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та тәбрикләде. - Мин ышанам ки, сезнең арадан Казанда узачак Универсиадада...

Теннисчыларның уенын карарга Россия Президенты ярдәмчесе, Россия Өстәл теннисы федерациясенең попе­чительләр советы рәисе Игорь Левитин, Урман хуҗа­лыгы министры Наил Мәһдиев, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башка рәсми затлар да килгән иде.Спортчыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та тәбрикләде.

- Мин ышанам ки, сезнең арадан Казанда узачак Универсиадада катнашучылар һәм илебез өчен медальләр яулаучылар булыр, - дип белдерде республика җитәкчесе. Өстәл теннисының Россиядә шундый югары үрләргә күтәрелүенә Игорь Левитинга аерым рәхмәт сүзләре дә җиткерде. Тантанада Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Левитин Шәмәрдәннән Саади Исмаиловка һәм Казаннан Эльза Шәриповага өстәл теннисы буенча Россиянең спорт остасы исеме бирелүе турында таныклыклар тапшырды. Игорь Левитин шулай ук Татарстан Республикасы Президентына өстәл теннисы өчен ракеткалар һәм шарчыклар бүләк итеп, аны шушы спорт төре белән шөгыльләнергә өндәде.

(Язманың дәвамын газетадан укый аласыз).


Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент