Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Президент – Саба районында

Авылга ярдәм кимемәячәк

Өченчекөн Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың төньяк районнарында язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Республика җитәкчесе Саба районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән "Болгар" җәмгыяте басуында очрашты һәм эшләрнең барышы белән кызыксынды."Без бүген Биектау, Арча, Балтач, Кукмара һәм Саба районнарында булдык. Тулаем алганда, басулар начар түгел, эшләүчеләрнең кәефе һәркайда күтәренке, эш оештырылган",- диде Президент.

Р.Миңнеханов шулай ук авыл хуҗалыгына булышлык күрсәтүдә республика планнары турында да хәбәр итте. "Ярдәм кимемәячәк. Ул сизелерлек булачак. Федераль бюджеттан да, шулай ук республикадан да средстволар бүленә. Җәйге чорда сөт бәясенә кагылышлы сораулар да туа. Бәя икенче булачак, биредә төрле вариантлар каралачак. Без субсидияләр кертәчәкбез, чөнки моны авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре сорый. Сөт болай күп шикелле, әмма табышы аз, шуңа күрә бу проблеманы хәл итү турында уйларга кирәк",- дип ассызыклады Президент.

Әңгәмә барышында җитештерелгән продукция сату мәсьәләсе дә кузгатылды. Моны уңышлы оештыру кулланучыларның сәламәтлеге белән турыдан-туры бәйле. Сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда халыкның мәгълүматлы булуы да зур роль уйный. "Без халыкка аның сәламәтлеге нинди продукция куллануына бәйле икәнлеген аңлатырга тиеш. Порошок хәлендәге сөт - кешеләр, бигрәк тә балалар ашый торган әйбер түгел. Өсте алымаган сөт - бу бөтенләй икенче сыйфат. Бездә кош, дуңгыз һәм сыер ите дә җитәрлек. Туклану культурасы - ул кешеләрнең сәламәтлеге",- диде Президент.

Бу уңайдан авыл хуҗалыгы продуктлары сату базарларына зур өметләр баглана. Әйтик, Казанда көзгә ачылачак агропромбанк авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрнең эшкәртүчегә һәм кибетләргә бәйлелеген киметергә мөмкин. Биредә аграрийлар үз продуктларын үзләре сата алачак, тарифларның да символик бәядә генә булуы көтелә. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев