Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәр килограммы исәптә

Узган атнада ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов республика районнарында урып-җыюның торышы белән таныштылар.

10 августта безнең районда "Тимершык" филиалының Кызыл Мишә бүлекчәсендә булдылар. Робот белән сөт саву станциясе эшчәнлеге белән танышкач, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзен:

- Районда алып барыла торган яңа төзелешләрегез куандыра. Хәтерлим, терлекчелектә сөтүткәргечләр, аннары саву заллы сөтчелек комплекслары, быел робот белән саву станциясе, гомумән алганда, барысы да яңалык буларак республикада беренчеләрдән булып сезнең районда кертелде, - дип башлады. Аннары елның үзенчәлекләренә тукталып, урып-җыю эшләренең республикадагы торышы белән таныштырды. "Быел ашлыкның һәр килограммы исәптә, кырдагы уңышны югалтусыз, сыйфатлы итеп җыйнап алырга кирәк. 20 августка кадәр республикада урып-җыю эшләрен төгәлләп, 3 миллион 500 тонна ашлык җыйнап алырга исәп тотабыз",- диде спикер бүгенге вәзгыятьне аңлатып.

(Дәвамын газета битләрендә укый аласыз)

Г.Галимуллина.

Р.Исмәгыйлов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев