Һәр йортның үз яме
Соңгы елларда дәүләт тарафыннан социаль, яшьләр һәм АПК программалары кысаларында төзелгән йортлар аша күп гаиләләр фатирлы булды.
Шулар исәбенә авыл урамнарында иске йортлар сүтелде, буш нигезләр урынына яңалары төзелде. Иң куанычлычы: әлеге программалар җирдә үскән ир-егетләребезгә, сылу кызларыбызга кендек каннары тамган туган авылларында төпләнеп калырга мөмкинлек тудырды, өмет-ышаныч уятты. Мәсәлән, Шекше авыл җирлегендә яшьләр программасы белән өч яшь гаилә фатирлы булган. Без кичә шуларның берсе Зөлфәт белән Айсылу Сафиналарда булдык. "Безнең өчен бу йорт күктән төшкән бәхет кебек булды. 2007 елның декабрь аенда йортны эшләп бетереп, ачкычын кулга тоттырдылар. 1 миллион 33 мең сумлык төзелеш эшләре башкарылды. Ул чакта безнең олы улыбыз Сәйдәш ике яшьлек, икенче балама авырлы идем. Йортның мәйданы өч кешегә исәпләнелеп төзелде. Дүрт елдан артык вакыт узганы сизелмәде дә, яңа өйгә күчкәч туган икенче улыбыз Исламга хәзер дүрт, кызыбыз Алинәгә ике яшь ярым булды. Әлегә шушы 72 квадрат метрга бишебез сыябыз. Киләчәкне тормыш үзе күрсәтер. Бу йортыбыз өчен дә без район җитәкчеләренә чиксез рәхмәт укып торабыз,"-ди Айсылу.
Зөлфәт белән Айсылу авыл җирендә яшәү өчен туганнар. Ишле балалы гаиләдә үскәнлектән, икесе дә яшьтән хезмәт белән чыныгып үсәләр. Айсылу Юлбат авылында унике баланың тугызынчысы булып дөньяга килгән. "Үзең дә күп бала үстерергә телисеңме?- дигән сорауга Айсылу: "Шушы өч җимешебезне үз аякларында нык торырдай кешеләр итеп тәрбияли алсак бик җиткән",- дип җаваплады. Зөлфәт белән Айсылу әти-әниләре белән бер ишек алдында яшиләр. Әтиләре Басыйр колхозда тракторда, әниләре Мария терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Әти-әниләренең хезмәт династиесен хәзер улы белән килене дәвам итә. Зөлфәт "Алтын Саба-М" җәмгыятенең алдынгы механизаторы, "МТЗ-1221" тракторында эшли. Язгы-көзге кыр эшләрендә җир эшкәртә, кыш көне фермадан тирес чыгара, кыскасы, хуҗалыкта кайда техника кирәк, шунда эшли. Айсылу урта мәктәп тәмамлагач, Казанда ике еллык повар-кондитерлар әзерләү училищесында укый. Шекшегә килен булып төшкәч, хезмәт юлын ашханәдә башлап җибәрә. Декрет ялларыннан чыккач, фермага лаборант итеп билгеләнә. Шул вазифаны яратып, җиренә җиткереп башкара.
Шәхси хуҗалыкларында да сыер, балаларга сөте өчен кәҗә асрыйлар. Сугымга үз тырышлыклары белән үстергән бозауларын суялар. Куян үрчетәләр, тавык тоталар. "Безнең әти белән әни дә тик тора торган кешеләр түгел, хуҗалыктагы бар эшләрне бергәләп башкарабыз",- ди Айсылу.
Дөнья көтеп балалар үстергәндә барысы да кирәк шул. Сафиннарның да яңа йортлары булган, инде терлек абзарлары тузып килә. Авыл кешесе әнә шулай элек-электән сүтә-төзи-төзәтә гомер итә.
Г.Галимуллина.
Н.Дәүләтов фотосурәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев