Район китапханәсендәге сайлау участогында сайлаучыларның 50 проценты тавыш биргән
Көн темасы

Район китапханәсендәге сайлау участогында сайлаучыларның 50 проценты тавыш биргән

Округта беренче тапкыр килүчеләрне һәм туган көнендә сайлаган 86 яшьлек Фирдәүсә апаны билгеләп үттеләр

Район үзәк китапханәсендә урнашкан 2483нче номерлы сайлау  округында да   сайлаулар халыкның зур активлыгы, бердәмлеге  белән үтә.  Биредә барлыгы  1278 сайлаучы теркәлгән.

“18 сентябрь көнне  үк сайлаучыларның 50 проценты үзләренең тавышларын биреп өлгерде.   Безнең округта быел 13 кеше беренче тапкыр тавыш бирә.  Иң өлкән сайлаучыбыз  Фирдәүсә апа Рафыйкова  18 сентябрь көнне үзенең туган көнен –86 яшен билгеләп үтте”, –диде  2483нче номерлы сайлау  округы комиссиясе рәисе Искәндәр Кәримов. 

Фәнзилә Низамиева  да быел беренче тапкыр  тавыш бирү хокукы алган. 

“Бик дулкынландым. Шул ук вакытта үз илең, киләчәгең  өче үз  тавышышыңны бирә алу бик күңелле дә, җаваплы да. Бу көн минем хәтеремә урнашачак”, –ди  Ижевск шәһәрендә юрист белгечлеге алучы кыз. 

Район үзәк китапханәсендә урнашканФәнзилә Низамиева  да быел беренче тапкыр  тавыш бирү хокукы алган
Фәнзилә Низамиева  да быел беренче тапкыр  тавыш бирү хокукы алган

Ул истәлекле бүләккә дә лаек булды.


Нет комментариев