Районда X сыйныфта укучы егетләрнең традицион хәрби-кыр уеннары башланды [фоторепортаж]
Өченчекөн районда X сыйныфта укучы егетләрнең традицион хәрби-кыр уеннары башланды. Әлеге чара яшүсмерләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүне камилләштерү, хәрби бурычларын үтәргә әзерләү, кыр шартларындагы солдат тормышы белән таныштыру максатында үткәрелә.
Хәрби-кыр уеннарына 163 укучы килгән, шуларның 40ы аграр көллияттән булып чыкты.
Палаткалар кору романтикасы белән башланган лагерь тормышы барлык взводлардагыларның да күңеленә хуш килгән. Завод-Нырты урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Илсур Мусин әйтүенчә, егетләр бу көнне көтеп ала. Моны укучылар үзләре дә раслады.
- Килүгә солдат образына кердек, барысы да хәрбиләрчә монда, - диде Саба гимназиясендә "4", "5"ле билгеләренә укучы Рәмис Мулләхмәтов.- Строевой әзерлек безне дисциплинага өйрәтә, спорт физик яктан чыныктыра. Шуңа да бүген кич булачак футбол ярышында бөтен көчемне биреп уйнарга әзермен, иртәгә чын автоматтан атуны барыбыз да түземсезлек белән көтә.
Рәмис белем алуын хәрби кафедралы уку йортында дәвам итәргә ниятли. Ә Лесхоз урта мәктәбе укучысы Эльмир Евдокимовның хәрби хезмәттә контракт белән калу теләге дә бар. Егет моңа әзерләнеп, инде Куркачи аэроклубында (ДОСААФ) 12 тапкыр парашюттан сикерергә дә өлгергән.
- Беренчесе генә бераз куркыта, аннары ияләнәсең икән, гел сикерәсе килә башлый,- ди егет. - Бер километрдан ике минут төшәсең, бернинди куркынычы да юк, үзең белән запас парашют та була. Ә һавадагы кичерешләрне аңлатып бирә торган түгел.
Хәрби-кыр уеннарына әнә шундый куркусыз егетләр килгән. Лагерьны ачу тантанасында аларга Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев та матур теләкләрен җиткерде. Булачак солдатлар белән очрашуга якташыбыз, "Татарстан Республикасы Диңгез җыены" иҗтимагый берләшмәсе советы рәисе урынбасары Риталий Мәрданов та кайткан иде. Ул егетләргә хәрби хезмәттә "юк" сүзен онытып торырга, һәрвакыт солдатларча кыска җавап тотарга - "әйе", "нәкъ шулай" сүзләрен еш кабатларга киңәш бирде, Сабаның сәләтле балалар мәктәбе базасында эшләүче хәрби-диңгез музеенда булырга чакырды. "Хәрби хезмәттә бабайчылык - уйдырма ул, Флотта гомумән андый нәрсә юк",- диде призывникларны водолаз һөнәренә өйрәткән ветеран.
Ул арада взводлар арасында футбол уеннарына да старт бирелде. Җиңүне гимназия укучылары составындагы команда яулады.
Кичә хәрби-кыр уеннары Калашников автоматыннан чын пулялар белән ату белән дәвам итте. Мондый мөмкинлекне аларга Казаннан полиция хезмәткәрләре тудырды. Аларның Сабага инде икенче тапкыр килүләре.
- Безнең бурыч - укучыларга солдат тормышы чынбарлыгын төрле яклап ачу. Егетләрне армиядән читләшәләр, диләр. Катгый чаралар белән куркыталар. Әмма аларны эзләп йөрү урынына, армия белән кызыксындыру чарасын күрү нәтиҗәлерәк. Чын пулялар белән ату өчен шартлар тудыру - шуның бер алымы,- диде Сергей Иванов.
Полиция хезмәткәрләре күптөрле корал белән килгәннәр иде. Автоматтан мәргәнлек күрсәтүчеләргә 1934 елгы үрнәктәге "Максим" пулеметыннан атарга рөхсәт иттеләр. Мондый мөмкинлеккә гимназиядән Юлдаш Имаметдинов, Булат Моратов, Сатыш урта мәктәбеннән Рамил Сабиров иреште. Егетләр, молодцы, бу юлы да мишень янында ком тузаны куптардылар.
-Гомумән алганда, беренче омтылыш өчен ату нәтиҗәләре начар түгел. Дөрес, каушаучылар да булды. Ни әйтсәң дә, чын автоматтан беренче атулары бит. Егетләрне хәрби көчләрдә хезмәт итәргә әнә шулай җитди әзерлибез. Программаның уңышлы үтәләчәгенә, барысының да тәртиптә булачагына шик юк,- диде ату полигоны җитәкчесе, республика хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары бүлеге начальнигы Фәнис Закиров.
Хәрби-кыр уеннары бүген төгәлләнә. Яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләрне бүләкләр көтә.
Фәнил Мәүлетов.
Нурхан Дәүләтов фотосурәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев