Республиканың урман мәркәзе саналган Лесхоз бистәсе үзенә 35 илдән килгән экспертны кабул итте [+фото]
Берләшкән Милләтләр Оешмасы Европа икътисадый комиссиясенең Урманнар һәм урманчылык тармагы комитетының 72нче сессиясе Казанда 18 ноябрьдә үк эшли башлаган иде.
Әгәр Татарстанга чит төбәкләрдән урманчылар җыела икән, программаларына Лесхоз бистәсенә бару кертелми калмый. Әмма районыбызга берьюлы моның кадәр чит ил кешеcенең килгәне булмагандыр әле. Узган җомгада, Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин бик образлы итеп әйткәнчә, республиканың урман мәркәзе саналган Лесхоз бистәсе үзенә 35 илдән килгән экспертны кабул итте. Европа комиссиясенең Урманчылык тармагы комитеты сессиясе инде 72нче тапкырын үткәрелсә дә, аның әле Россиядә узганы булмаган.
Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев