Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рус теленнән имтихан тапшыру көне

Бүген Татарстанның 18 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.


Республикада имтихан тапшыру өчен 86 пункт булдырылган. Алар тикшерү үткәрү өчен махсус металл кысалар һәм on-line режимда видеокүзәтү җайланмалары белән җиһазландырылган.

Рус теленнән имтихан эше ике бүлектән тора. Аларда кыска һәм киңәйтелгән җаваплы сораулар бирелә. 10:00 сәгатьтә башланачак имтихан биремнәрен чишеп бетерү өчен 3 сәгать 30 минут вакыт бирелә. Канәгатьләнерлек билгесе алу өчен укучыларга 100 мөмкинлектән кимендә 24 балл җыярга кирәк. Сынау нәтиҗәләре 10 көннән соң билгеле була.

Россиядә рус теленнән бүгенге Бердәм дәүләт имтиханын 700 меңләп кеше тапшыра. Аларның 660 меңе - быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X