Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“САБА БАЛЫ”Н БЕЛӘЛӘР

Сигез ел элек оештырылган "Саба балы" җәмгыяте үзенең продукциясен сатып алучыларга тәкъдим итү челтәрен елдан-ел киңәйтә бара.

Җәмгыятьнең Саба, Кукмара, Теләче биләмәләрендә урнашкан сигез умарталыкта 750 баш корт семьялыгы бар. Без халыкка бал гына түгел, умарта пакетлары, ясалма аталандырылган һәм аталандырылмаган корт аналары сатып та умартачылык белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итәбез.

Быел "МТС" җәмгыяте биләмәсендә "Саба ба­лы"ның бал фасовка­лау це­хы ачылды. Санкт-­Петер­бургның "Тау­­рас-Фе­никс" фирмасын­да җитеш­терелгән җиһаз­ларны үзләренең белгеч­ләре килеп урнаштырдылар.

24 сентябрь көнне сәүдә нокталарына "Саба балы"­ның алты төрле савытта фасовкаланган беренче продукциясе чыгарылды. 200, 130,100, 40, 30 һәм 20 граммлы пластик һәм укалы фольга савытларга матур этикеткалар ябыштырылган. Эш механизмы тулысынча автоматлаштырылган цехта ике оператор бер сәгатькә 1000 савытка бал тутыра.

(Дәвамын газета битләрннән укый аласыз)

Фәнил Сираҗиев,

"Саба балы"

җәмгыяте баш белгече.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев