Саба иминиятләүчеләре Өй туен бәйрәм итте [фоторепортаж]
Саба үзәгендә Россия социаль иминият фонды төбәк бүлегенең 8нче филиалы Саба вәкиллеге бинасы ачылды.
Эшләүчеләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына гарантияле дәүләт ярдәме күрсәтүдә мөһим бурыч үтәүчеләрне өй туйлары белән котларга оешма-учреждениеләр җитәкчеләре дә килгән иде.
Социаль иминият фондының Саба вәкиллеге моңарчы авария хәлендәге бинада эшләде. Яңасы район һәм фонд җитәкчелеге арасында үзара аңлашу, халык мәнфәгатьләрен кайгырту нәтиҗәсе буларак төзелде. Бина юл өстендә, халык күп йӨргән урында төзелүе белән уңайлы. Аның ачылуы да хисап чорына туры килде. Фонд белгечләре яңа урында инде беренче көнне үк 25тән артык кеше кабул иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев