Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабаны чит илләр таный

Шулай дими мөмкин түгел, әле узган атнада гына Малайзия, Мексика, Канада, Корея илләреннән килгән фестиваль кунаклары Саба тамашачысын биюләре белән сокландырган булсалар, 30 август көнне муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Руслан Кәбиров җитәкчелегендә Россиянең "DVertex" консалтинг компаниясен тәкъдим итүче Канада һәм Мексикадан килгән унөч...

Чит ил вәкилләре белән аралашу министрлыкның тәрҗемәчесе Энгилз Исмәгыйлов ярдәмендә түгәрәк өстәл артында утырышлар залында башланды. Ике яклы сөйләшү нигездә авыл хуҗалыгы тармагы турында барды. Дөресрәге, чит ил инвесторларын җирләрнең уңдырышлылыгы, ит-сөт җитештерү кызыксындырды. Сорауларга җавап бирүләрне Рәис Миңнеханов җавапларыннан соң, видеослайдлар ярдәмендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин дәвам итте. Туфракның уңдырышлылыгын күтәрү өчен һәр гектарга тәэсир итүче матдәдә уртача 70 килограмм минераль ашлама кертелүен әйткәч, Мексика вәкилләре дә шушы ук күләмдәге ашлама куллануларын белдерделәр. Игенчелектә "No-Til" технологиясе куллану, район басуларында эшли торган "Ваургаулт", "Флексикойл", "Агротор", "Смарагд" чәчү комплексларын, "Джон-Дир" тракторлары кебек чит илдә җитештерелгән техника маркаларын ишеткәч, йөзләре тагын да яктырып китте. Димәк, алар да шушы ук техника белән эшлиләр. Аннары тәҗрибә уртаклашу максатыннан Европа илләрендә Рәис Нургалиевич белән Гафур Шәйхулловичка еш булырга туры килгәнлектән дә, чит ил эшмәкәрләре белән уртак телне тиз таптылар. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Г.Галимуллина.

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мексика Сабада