Сайлаулар  Олыяз һәм Пүкәл  авылларында яшәүчеләрнең зур активлыгы турында   сөйли
Көн темасы

Сайлаулар Олыяз һәм Пүкәл авылларында яшәүчеләрнең зур активлыгы турында сөйли

Олыяз мәдәният йортында урнашкан 2470нче сайлау участогында тавыш бирү башлану вакытына 392 сайлаучы теркәлгән

Олыяз  мәдәният йортында урнашкан 2470нче сайлау участогында тавыш бирү башлану вакытына 392 сайлаучы теркәлгән. Шуларның 262е беренче көнне үк гражданлык бурычын  үтәгән. Бу Олыяз һәм Пүкәл  авылларында яшәүчеләрнең зур активлыгы турында   сөйли.

 

“Тавыш бирүнең икенче  көнендә иртәнге  сәгать 9га тагын  29 сайлаучы   участокта булды. Гаиләләре белән   килеп, машина яки смартфон иясе булыр өчен бина  каршында  фотога  төшүчеләр дә бар”,–диде  сайлау комиссиясе әгъзасы Фирәүзә Хафизова.

 

Сайлау  комисиясе эш  вакытында
Сайлау  комиссиясе эш  вакытында 

  Куркусыз  ирләр тавыш бирә

Икенче  көнне  участокка  контракт төзеп  махсус  хәрби операция  зонасында  хезмәт иткән  Идеал Дәүләтшин да  килде. Ул яңа  төбәкләрне Россия составына  кертү өчен үткәрелгән референдумнар  алдыннан Донбасста  сак  хезмәтендә   була. Бәрелешләр башлангач, өйдәгеләр белмәсеннәр өчен контрактны Мәскәү аша төзи. Чечен  частенда  Работино  янында  штурмга җибәрелгәч беренче тапкыр  яралана.  Җәрәхәтләр төзәлгәч,  минер  итеп  билгелиләр. Пехотага  каршы миналанган  басуга танк шартлата торган  миналар  куйганда тагын  авыр яра ала. Тәненнән 10нан  ярчык чүплиләр. Аннары госпитальдән  соң демобилизацияләнә.

 

“Олыяз  авылыннан махсус  хәрби операциягә 12 егет  китте. Шуларның өчесе генә мобилизация белән, калганнары контрактчылар. Мин гражданлык бурычымны сугышлар тизрәк бетсен,  дөньяда тынычлык  урнашсын  өчен үтәдем. Күңелемнән тавышымны яу кырында һәлак булган авылдашларым Илнур Шәйхуллин, Данил Гыйльметдинов, Фәндус Хаҗиәхмәтов, Габидулла Галиев, Әмирбек Гурезов, Рүзәл Исламов  өчен дә бирдем. Алар барысы да безнең хәтерләрдә  яши”,– диде  Идеал Дәүләтшин.

Идеал Дәүләтшин сугыш тизрәк бетсен  өчен  тавыш бирде
Идеал Дәүләтшин сугыш тизрәк бетсен өчен 
тавыш бирде

 


Нет комментариев