Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Син – сыйныф җитәкчесе

Өченчекөн районыбызда ике елга бер тапкыр уздырылучы "Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсының быелгы җиңүчесе билгеле булды.

Районыбызда мәгариф эше һәрвакыт игътибар үзәгендә, укыту-тәрбия эшен тиешле югарылыкта тоту өчен тиешле шартлар тудырылган. Әлеге конкурс та сыйныф белән эшләүдә сәләтле укытучыларны барлауны, мәгариф системасындагы яңа педагогик технологияләрне кертүне күз алдында тотып үткәрелә. Шулай ук мондый төр бәйгеләр укытучыларның һөнәри үсешен тәэмин итү, иҗади эшләүче укытучыларның һәм педагогик коллективларның педагогик тәҗрибәләрен таратуны максат итеп куя. Быелгы бәйгенең район этабында 23 сыйныф җитәкчесе катнашты. Конкурс та иң элек әлеге мөхтәрәм затларны сәхнәгә чакырып тәбрикләүдән башланып китте. Менә алар: А.Мөхетдинова (Олы Шыңар), Ф.Шәйхеразиева (Олы Кибәче), Г.Заһриева (Ю.Симет), Г.Галиева (Явлаштау), Р.Хафизова (З.Нырты), В.Мифтахова (Эзмә), Г.Петрова (Икшермә), Ч.Тимерханова (Иштуган), Л.Абдуллина (Килдебәк), Р.Йосыпова (Курсабаш), А.Мөхәммәтшина (Лесхоз), Д.Габдерәкыйпова (Т.Шытсу), Г.Шәрифуллина (Мичән), Г.Хисамова (Саба гимназиясе), А.Гомәрова (кадет-интернат мәктәбе), Г.Дәүләтова (Сатыш), Э.Дәүлиева (Тимершык), М.Якупова (Шәмәрдән), Г.Галимҗанова (Шекше), Р.Кәримова (Юлбат), М.Хәсбиева (Сабабаш), Н.Нигъмәтҗанова (Кызыл Мишә), И.Дәүләтова (Олы Арташ). Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Ләйсән Билалова тәбрикләү сүзләре җиткергәннән соң, конкурсантларга Дипломнар белән чәчәк бәйләмнәре, баш белгеч Нәзирә Ракова мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты тарафыннан әзерләнгән акчалата бүләкләр тапшырды.

Алга таба "Сыйныф җитәкчесе-2011" конкурсының район турына узган биш

сыйныф җитәкчесе кабат 3 турдан торган бәйгедә көч сынашты. Бәйгенең беренче "Педагогик осталык хәзинәсе" дип аталган турында укытучылар тарафыннан фәнни нигездәге эшләр тәкъдим ителергә тиеш иде. Шәмәрдән лицееның инглиз теле укытучысы, 11 сыйныф укучыларының класс җитәкчесе Марина Якупова "Бергә"("Вместе"), Завод Нырты урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рушания Хафизова (рэсемдэ) "Гармонияле шәхес тәрбияләү", Саба гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнар Нәҗипованың "Мин - гомуми дөньяда" ("Я- в общем мире"), Юлбат урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф җитәкчесе Рәвия Кәримованың "Баланың көндәшлеккә сәләтле, иҗади, сәламәт шәхес булып үсүе өчен шартлар тудыру" дигән эчтәлектәге, Олы Шыңар урта мәктәбеннән Алия Мөхетдинованың гуманлылык дәресләре турындагы проектлары һәркайсының үз эшенең остасы булуын, белемгә, яңалыкка омтылучан, рухи яктан бай педагог икәнлеген күрсәтте. "Стандарт булмаган чишелеш" дип исемләнгән икенче турда конкурсатларга аерым вәзгыятьтләр тәкъдим ителеп, 1 минут эчендә аларның чилеш юллары күрсәтелергә тиеш иде. Сораулар бик кызыклы һәм артык катлаулы да түгел иде. Әйтик, укытучы класста укучыларының журналдагы билгеләрне бетергән вакытларына юлыкса нишләргә тиеш, дәрес алдыннан кызык ясап чучка тавышы белән мыркылдаган укучыларны ничек тыярга, класс белән дәрестән качучыларны ничек "хөкем итәргә" һәм башка төрле сорауларга тиз арада тапкыр һәм мәгънәле җаваплар алынды. Укытучылар эш тәҗрибәләрендә әле мондый тискәре хәлләр белән очрашканнары булмауларын да телгә алдылар. (Язманы тулысынча "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз).

И.Илфирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев