Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

СУД ЭШЛӘРЕН – ХАЛЫК ХӨКЕМЕНӘ

Хәзерге вакытта районда гадел хөкемне өч федераль судья гамәлгә ашыра.

 

2011 елда алар тарафыннан барысы 49 җинаять эше каралды. Шуның 17се урлашулар, 6сы талау белән бәйле эшләр. Моннан тыш белә торып кешенең сәламәтлегенә тормышы өчен куркынычлы зыян китерүчеләргә карата кузгатылган 3 җинаять эше, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулар буенча - 5, акча үзләштерү һәм туздыру, вазифасын башкарган полиция хезмәткәренә карата көч куллану фактлары буенча - 2шәр, кеше үтерү, көчләү, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү, наркотик матдәләр белән законсыз эш итү, алдау юлы белән чит мөлкәтне үзләштерү фактлары буенча ачылган берәр җинаять эше каралды.

Федераль судьялар тарафыннан каралган 49 җинаять эше буенча 50 гаепләнүчегә карата 47 гаепләү нәтиҗәсе чыгарылды. Шуларның 23сы шартлы рәвештә, 19ы төрле срокларга ирекләреннән мәхрүм ителде, бер кеше төзәтү эшләренә, 3 гаепләнүче мәҗбүри эшкә, 4 кеше штрафка тартылды. Ике җинаять эш якларның үзара килешүе сәбәпле туктатылды.

. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Р.Закиров,

район суды рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев