Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

СУД КАРАРЫ ҮТӘЛЕРМЕ?

Районыбызда 1 ап­рель­дән алып 1 июньгә кадәр дәвам иткән икеайлыкта торак пунктларны, социаль учреждениеләр, җитештерү объектлары, терлекчелек фермалары биләмәләрен санитар чистарту, тәртипкә китерү максатында шактый эш башкарылган иде.

Көзге чорда бу мәсьәләгә контрольне кабат кө­чәйтү зарурлыгы туа.

Бу хакта район үзәгендә яшәүчеләрнең каты көнкүреш калдыклары контейнерларын тиз арада бакча чүбе белән тутырып куюлары да ачык сөйли. Ә кайбер авылларда кешене бәрәңге сабакларын койма аша гына бакча артына ташлау яисә су буендагы чокыр-чакырларга тутыру гадәтеннән тиз генә арындырам, димә. Бигрәк тә җир кишәрлекләре яр буйларына терәлеп торганнар шулай эшли. Ак-Бигәнәй авылында Пролетар урамы 8нче йорт бакча артында әнә шундый күңелсез хәлгә юлыктык. Ерганак читенә шактый күләмдә бәрәңге, кабак сабаклары китереп ташланган иде. Өеннән дәшеп чыгарып, хәлне аңлаткач, хуҗабикә кеше үзенең гаебен яшермәде. "Ярар, җыеп алырбыз, эшне зурга җибәрмәгез инде. Менә шунда гына өеп куясы калган аны",- диде ул үзенең бәрәңге бакчасына күрсәтеп. Аның шулай үкенүе башкаларга сабак булып ишетелсен иде. Ә эшне зурга җибәрмәүгә, ягъни җаваплылыкка тартуга килгәндә, бакча чүбен (күпме ул, азмы - монысы әһәмиятле түгел) ерганакка ташлаучыга беркетмә төзелде. Штраф суммасын бу очракта административ комиссия билгели һәм ул 2 мең сумнан башлана. Кемнең үз күзлегеннән караганда, юк кына булып күренгән гаебе өчен шулкадәр акча чыгарасы килсен! Әмма барыбыз да шулай эшли башласак, тамчыдан күл җыелып, су буйларының чүплеккә әйләнәчәген оныт­мыйк.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев