Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Суда сак булыгыз!

Бу көннәрдә республикада гадәттән тыш коры һава шартлары тора.

Шуңа күрә эсселектән котылу өчен күбебез суга керергә тырыша. Коену исә аяныч та тәмамланырга мөмкин. Инде ел башыннан гына да, Татарстан сулыкларында 70кә якын кеше батып үлгән. Ел башыннан алып, суда батудан 13 кешене коткарып кала алганнар. Суга бату очраклары районыбыз сулыкларында да килеп чыкты. 13 июльдә 16 сәгать 30 минутта Шәмәрдән эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре Саба район үзәк хастаханәсе янындагы буадан 1974 елгы ир-атның (А.Нәҗметдинов) гәүдәсен алдылар. Батып үлүенең сәбәбе - махсус җиһазландырылмаган урында коену. Июль ае Урта Нырты авылында яшәүче Нургалиевлар гаиләсенә дә икеләтә кайгы китерде. 14 июльдә Кукмара районына кергән Шепшенәр авылы буасында коенганда 1981 елгы Рафил Нургалиев һәм аның хатынының энесе суга батып үлә.

Мондый бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район идарәсе су коенганда үтә сак булырга кирәклеге турында кисәтә. Коену өчен билгеләнмәгән, тирәнлеген белмәгән буаларга кермәскә кирәк. Кояш нурлары астында озак булганнан коену көзән җыеруга китерергә мөмкин. Суда озаклап йөзеп талчыгу нәтиҗәсендә дә тәнне көзән җыеру, сулыш алу туктау, аң югалтулар булуы ихтимал. Сезнең янәшәгездә су коенганда бәхетсезлеккә тарыган кешеләр күзәтелсә, коткару хезмәткәрләренә мобиль телефон аша "01" яки 112 номерына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев