Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тапкыр булсаң – җиңәсең

КВН (тапкырлар, зирәкләр, наяннар) уеннары халыкның иң яратып тамаша кыла торган рухи азыгы.

КВНчылар көндәлек яшәешебездәге кызыклы вакыйгаларны, авылда гына түгел, ил күләмендәге житешсезлекләрне тамашачыга үткен юморга төреп җиткерәләр. Өченчекөн ТР Хезмәт, халыкны эшкә урнаштыру һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан һөнәри белем бирү училищеларында һәм көллиятләрдә укучы яшьләрнең активлыгын үстерү максатыннан оештырылган КВН уеннарының зона ярышлары булды. Командаларга министр урынбасары Азат Габделәхәтов яхшы кәеф, күтәренке рух теләде. Уеннарның "судьялары" министрлыктан килгән белгечләр, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Саба аграр көллияте директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов булды.

Район мәдәният йорты сәхнәсендә Саба, Буа, Кукмара, Мамадыш, Чүпрәле, Сарман районнарыннан килгән командалар үзләренең осталыкларын, киң фантазияләрен өч тур аша күрсәттеләр. Икенче тур - "Разминка" дип аталды. Анда командаларга жюри әзерләгән сорауларга җавап тотарга туры килде. КВНчылар каушап кала торганнардан түгелләр. Командаларның берсеннән-берсе кызыклы җавапларына зал "ду" килде. Гомумән, зал белән уенчылар арасында теләктәш дуслык күпере башыннан ахырына кадәр югары нотада дәвам итте.

Һөнәри белем бирү уку йортлары каршында төзелгән КВН командаларының зона уеннарында беренче урынны Сарманлылар яулады. Саба һәм Кукмара аграр көллиятләре - икенче, Чүпрәле белән Буа районының булачак авыл хуҗалыгы белгечләре өченче урынны бүлештеләр. Җиңүчеләргә министрлыкның дипломнары белән истәлекле бүләкләрне Азат Габделәхәтов тапшырды.

Г.Галимуллина.

Н.Дәүләтов фотосурәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: KVN

2
X