Саба таңнары

Сабинский район

16+
Көн темасы

Татарстанда «III мөмкинлекләр фестивале » узачак

Чара 2026 елның 16 апреленнән 30 апреленә кадәр инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс»чемпионатының төбәк этабы кысаларында узачачак

 «Мөмкинлекләр фестивале» үз эченә нинди кешеләрне җыя? 

Бу мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен иҗади конкурс,  анда 14 яшьтән өлкәнрәк һәр катнашучы үзенең һөнәри осталыгын күрсәтә һәм шәхси потенциалын ача алачак.

Фестивальнең географиясе 12 муниципаль берәмлекне колачлый: ✅ 16 апрель — Казан һәм Спас районы ✅ 17 апрель — Саба, Нурлат һәм Түбән Кама районнары ✅ 21 апрель — Казан ✅ 22 апрель — Чистай районы ✅ 23 апрель-Минзәлә районы ✅ 24 апрель — Чаллы, Лениногорск һәм Алабуга районнары ✅ 28 апрель — Арча районы ✅ 29 апрель — Яшел Үзән районы

🏆 Катнашучылар «мәктәп укучысы» һәм «студент/белгеч» категорияләрендә 30 дан артык компетенциядә ярышачак. Алар арасында:

• Уенчыклар эшләү

* Интерьерны бизәү

• Сәйлән, фетр, күн белән эшләү

• Пешекчелек

• Җырлау һәм бию сәнгате

• Нәфис рәсем сәнгате

• Бакчачылык ...һәм башка бик күп нәрсәләр

Фестиваль 600 дән артык кешене, шул исәптән волонтерларны һәм экспертларны берләштерәчәк. Һәр катнашучы үз күнекмәләрен һәркем файдалана алырлык эшчәнлек төрләрендә үстерергә һәм уңай социализация тәҗрибәсе алырга мөмкинлек алачак.

Фото: Саба таңнары архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев