Татарстанда сайлауларның беренче көнендә сайлаучыларның 36,8 проценты тавыш бирде
Көн темасы

Татарстанда сайлауларның беренче көнендә сайлаучыларның 36,8 проценты тавыш бирде

Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сайлаулар» Дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматларына караганда, кичә Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатькә Татарстанда барлык сайлаучыларның 36,8 проценты үз тавышын биргән. 

«Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә сайлау барышына йогынты ясарлык сайлау законнарын бозу очраклары буенча шикаятьләр килмәде», – дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

Кичә Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.

Татарстанда сайлауларны үткәрүне 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2,7 меңнән артык участок сайлау комиссиясе тәэмин итә. Республикада барлыгы 2 миллион 923 мең 997 сайлаучы теркәлгән.

Чыганак: Татар информ


Нет комментариев