Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТӨП ИГЪТИБАР – ИМИНЛЕККӘ

15 ноябрьдә Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булды.

Аны район Советы рәисе, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов алып барды. Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсь­әләләр кертелде:

2013-2015 елларга Саба муниципаль районының со­циаль-икътисадый үсе­ше фаразы турында;

Эшчәнлекнең аерым төр­ләреннән алдан фаразлан­ган бердәй керемгә са­лым системасы хакында;

2012 елның 9 аенда Саба муниципаль районының бюджеты үтәлеше турында;

Беренче укылышта 2013 елга, 2014 һәм 2015 елларның план чорына Саба муниципаль районы бюджеты хакында;

2013-2016 елларга Саба муниципаль районында хокук бозуларны кисәтү комплекслы Программасын раслау турында;

2013 елга Саба муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген ныгыту буенча максатчан Прог­рамма раслау хакында;

Саба муниципаль ра­й­онының "Саба үзәк­ләш­те­релгән клуб системасы" (район мәдәният йорты) муниципаль бюджет оешмасы филиалына Биктимеров Шәүкәт Хәсән улы исемен бирү турында.

Утырышта иң элек Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Гасыймовка сүз бирелеп, ул районда хокук бозуларны кисәтү комплекс­лы программасының эч­тәлеге белән таныштыр­ды. Программаның төп юнәлеше - районда җинаятьләрне киметү.Программаны тор­­мышка ашыру хокук бозуларны профилактикалауның тагын да нәтиҗәлерәк системасын формалашты­руга, җинаятьләргә китерүче сәбәпләрне киметүгә китерергә тиеш.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев