Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Участок вәкаләтлеләре көне

Иң алгы сызыкта

Участок вәкаләтлеләре милициянең, хәзер инде полициянең - иң зур санлы отряды. 2002 елдан алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен дә билгеләп үтә башладылар. Ә участок инспекторлары хезмәтенең барлыкка килү көне булып 1923 елның 17 ноябре санала. "Полиция турында"гы Федераль закон гамәлгә керү, милициядән полициягә күчү дә һөнәри бәйрәм көнен, шулай ук участок вәкаләтлеләренә йөкләнгән бурычларны үзгәртмәде. Алар - кешеләр иминлеген саклауда һәрвакыт алгы сызыкта. Гражданнар тулаем полиция турында аларның эшчәнлегенә карап фикер йөртәләр. Участок вәкаләтлеләренең халык белән тыгыз элемтәдә булулары, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүләре урамнарда, җәмәгать урыннарында, куллану базарларында тәртип булдыруда, һәртөрле милекнең, матди байлыкларның сакланышын тәэмин итүдә зур әһәмияткә ия. Элек хөкем ителгәннәр, катлаулы гаиләләр, җинаять кылырга тартым кешеләр белән тиешле дәрәҗәдә профилактика эше алып бару аларның хезмәтендә төп юнәлешләрнең берсе булып тора. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

С.Латыйпов,

Саба эчке эшләр бүлегенең участок вәкаләтлеләре бүлекчәсе начальнигы.

Н.Дәүләтов фотосурәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X