Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укучылар өчен кече институт

Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты базасында 7-11 сыйныф укучылар өчен Кече институт ачылу турында тулырак мәгълүмат алу өчен институтның матбугат бүлеге җитәкчесе Сөләйман Нәҗмиевка мөрәҗәгать иттек:

-Бу проект федераль вуз ректоры Илшат Гафуров тарафыннан яклау тапты һәм югары уку йортының мондый юнәлештәге махсус программасы кабул ителде. 30 март көнне (Татарстан урамы, 2 йорт) Кече институтны ачу тантанасы узачак. Институт студенты булырга теләүчеләр әлеге чарада катнашып, яңа уку йорты, аның эшчәнлеге, мөгаллимнәр белән танышачаклар. Кече институтның мактаулы президенты, тел белеме өлкәсендә мәшһүр галим, академик Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев: "Мин үзем дә 1951 елны Казан дәүләт университетын тәмамладым. Биредә белем алу - зур дәрәҗә. Инде мәктәп укучыларына хәзер үк шушы вузның Кече институтына керү һәм анда төрле юнәлешләр буенча шөгыльләнү мөмкинлеге тудырыла икән, аннан файдаланып калырга кирәк. Мин иң беренче чиратта әти-әниләргә, мәктәп укытучыларына мөрәҗәгать итәм. Балага һөнәр сайларга хәзердән үк дөрес юнәлеш бирү зарур. Кече филология һәм сәнгать институты исә аларга киләчәктә югары белем алырга юл ачачак", - дип уку йортына зур өметләрен баглый.

Казан дәүләт университетының Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Кече институт ачуның вуз белән мәктәп арасында тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекне булдыруга, укучылар белән төрле юнәлештә индивидуаль эшләүгә ярдәм итәчәген белдерә.

Кече филология һәм сәнгать институтында татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, чит телләр, тәрҗемә, компьютер лингвистикасы, сәнгать һәм дизайн факультетлары бар. Кече институт директоры Татьяна Бычкова аңлатканча, кабул ителгән укучылар уку елы дәвамында ай саен сайлап алган белгечлекләре буенча Казанга килеп һәм читтән торып төрле дәресләргә йөри, лекцияләр тыңлый, практик эшләрдә, тренингларда, мастер-классларда, олимпиада һәм конференцияләрдә катнаша алачак. Иң мөһиме, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханнарына ныклы әзерлек максатыннан консультацияләр оештырыла. Шулай ук дистанцион формада да укыту алып барылачак. Кече филология һәм сәнгать институты студенты булырга теләгән мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре 26 мартка кадәр гариза язып тапшыра алалар. Бу хакта тулы мәгълүматны ifi.kpfu.ru cайтыннан табарга мөмкин. Ә инде 30 мартта яшь студентларыбыз өчен кызыклы шоу-программа әзерләнә һәм анда аларга студент билетлары тапшырылачак.

Г.Галимулина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X