Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Утыргыч үлемнән саклый

Март аеның беренче көнендә республика юлларындагы һәлакәттә ике бала үлә. Тикшерү күрсәткәнчә, алар махсус утыргычларга утыртылмаган була.

Агымдагы елның ике аенда республикада балалар катнашында 55 юл-транспорт һәлакәте теркәлә, анда бер бала үлә һәм 63е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Юлларда пассажир- балаларның гарипләнүе җитди борчылу тудыра. Март аеның беренче көнендә үк 19 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 4 кеше үлде, 24е имгәнде. Һәлак булучыларның икесе 8 һәм 11 яшьтәге балалар иде. Әлеге бәхетсезлек очракларының сәбәбе - машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуында. Алар катлаулы метеорологик- юл шартлары исәпкә алмыйлар һәм балалар махсус утыргычка утыртылмый. Әйтик, 1 март көнне Казан-Оренбург автотрассасының 146нчы километрында "Дэу Нексия" маркалы автомобиль хуҗасы идарәне югалта һәм каршы яктан хәрәкәт итү полосасына чыгып автобуска бәрелә. Сигез яшьлек бала шунда ук һәлак була. Тагын 8 һәм 9 яшьлек ике бала авыр тән җәрәхәте ала. Балалар өчен машинада махсус утыргычлар булмый. Берничә сәгатьтән соң нәкъ шундый фаҗига Азнакай районында килеп чыга. "ВАЗ- 2109" маркалы автомобильне йөртүче зур тизлектә каршы як полосага чыга һәм "Киа" автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә 11 яшьлек баланың гомере өзелә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, махсус утыргычлар балалар үлемен - 54, имгәнүләрен - 76 һәм авыр тән җәрәхәтләре алуны 92 процентка киметә икән. Аның нәтиҗәлелеге турында 14 мартта Әлмәттә булган авария дә сөйли. Чатта ике автомобиль бәрелешә һәм "Дэу"гы 2008 елгы малай утыргычка бәйләнгән булуы аркасында җиңелчә җәрәхәт белән котыла.

Балалар иминлеген машина эчендә генә түгел, юлларда да кайгыртырга кирәк. Шуңа игътибар җитмәү сәбәпле, быел 2 айда республикада 28 җәяүле бала машина астына керә язды, берсенең гомере өзелде. Әле 19 мартта гына Кече Бөгелмә авылында 2001 елгы бала көтмәгәндә юлга йөгереп чыга, ә тизлекне арттырган "ПАЗ" автобусы аны таптап китә.

Мәктәпләрдә башланган язгы каникуллар вакытында юлларда балалар иминлегенә игътибарны арттыру - зарури таләп. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу чорда җәяүлеләргә юл бирмәгән транспорт чараларын ачыклауга һәм машинада баласын утыргычсыз йөрткән әти-әниләргә аеруча әһәмият бирәчәкләр. Утыртыч алмыйча акчаны янга калдырырга тырышу бик кыйммәткә төшәргә бала үлеменә китерергә мөмкин. Шуны онытмасак иде.

Л. Вәлиев,

ЮХИДИ район бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: kreslo