Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа елны – яңа йортта

Килдебәк авылында яшәүче 93 яшьлек Хәят апа Мулләхмәтова Яңа елны, хәер-догаларын укып, яңа йортта каршылады.

Янәшәдә ире - Ватан сугышы ветераны Әхмәтнур абый белән иңне-иңгә куеп 1954 елда салган һәм инде ярты гамырдан артык хезмәт итеп тәмам тузган иске өе узган гомеренә кагылышлы хатирәләрне кузгатучы ядкарь генә булып калды. Хәят апа 1918 елда Олы Нырты авылында дөньяга килгән. Ишле гаиләдә бишенче бала булып үскән. Сугышка кадәр язмыш аларны ерак Баку шәһәренә илтә. Ире Рәхимулла үлгәч, Хәятның әнисе биш баласын ияртеп, кабат туган авылына кайтып егыла. Сугыш елларында авыл халкы күргән нуҗа турында тыл ветераннары инде барысы да бертөсле тирән кичерешле уфтану белән сөйли. Ирләр яу кырында чакта тормыш йөген төпкә җигелеп тарткан, кырдан кайтып кермәгән, бригадир булып та эшләгән Хәят апа да: "Без күрмәгән калмады. Әмма тырыш булдык, эшләдек, беркемгә дә махы бирмәдек",- дип кенә әйтә алды. Сугыштан соң ул сатучылык эшенә күчә һәм гомере буе шушы хезмәткә тугры кала. Район кулланучылар җәмгыяте Килдебәк авыл кибетенә күчергәч, Ерак Көнчыгышта япон милитаристларына каршы көрәшкән Әхмәтнур белән гаилә корган. "Ике ярты тәрәзәле егеткә кияүгә чыктым, тормышны әнә шулай юктан башладык",- диде ветеран яшь гомерен искә алып. Ул сәүдә хезмәте күрсәтүдә авыл халкына гомере буе намуслы хезмәт иткән. "Бик тырыш апа. Гомере буе яхшы эшләде. Халыктан Хәят апага карата бернинди дә шикаять булмады. Күршеләре белән тату яшәде, кешеләр аны хөрмәт итте. ",- диде аның турында Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Ф.Гарифуллин. (Дәвамы "Саба таңнары"нда).

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосы.

Менә ул Хәят апаның Кооператив урамына ямь биреп торучы йорты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев