Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җәйге Универсиада – 2013

16-17 апрель көннәрендә башкалабыз Казанга Россия регионнарында һәм республикада нәшер ителүче татар телле газета журналистлары җыелды.

2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уңаеннан, спорт уеннарына әзерлек, объектлар төзелешен карадылар. Пресс-турда катнашучылар арасында Башкортстан, Мари-Эл, Чувашия, Свердловск, Самара, Түбән Новгород, Пермь, Оренбург һәм республика журналистлары, Халыкара спорт матбугаты ассоциациясе әгъзасы, Молдовиядән Наталья Донец та бар иде.

Каләм ияләре иң элек шәһәр буйлап сәяхәт итте, аннан соң 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада спорт объектларында булды. Бөтендөнья Универсиада бик күп еллар дәвамында студентлар арасында төп ярыш булып исәпләнә. Масштабы һәм мөһимлеге буенча аны Олимпия уеннары белән чагыштырырга да мөмкин. 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиада хәзерге Россия тарихындагы беренче зур масштаблы, комплекслы спорт чарасы буларак тарихка кереп калыр, мөгаен. Ул Россиядә генә түгел, ә дөнья күләмендә истәлекле вакыйга буларак көтелә. Моңа әзерлек чаралары шәһәрнең һәр почмагында сизелә, зур масштаблы төзелешләр алып барыла, шәһәрнең инфраструктурасы яңартыла.

Футбол кырында бүген тулы куәтенә эш бара.

Футбол кырының киләчәге.

Универсиада үткәрү өчен 64 спорт корылмасы файдаланылачак. Аларның 36сы Универсиада өчен махсус төзелә. Бүгенгә яңа, заман таләпләренә җавап бирә торган 27 спорт комплексы ачылган. Алар хәзер спорт сөючеләр өчен гадәти режимда эшли. 2012 елга исә 45 мең тамашачыга исәпләнгән, Универсиада вакытында Уеннарны ачу һәм ябу тантанасы өчен хезмәт итәчәк футбол стадионын, Гимнастика үзәген һәм Спортның су төрләре сараен куллануга тапшыру ниятләнә. Гомумән, Казан югары уку йортларына 11 корылма тапшырылачак. Спорт инфраструктурасы актив үсүне исәпкә алып, Татарстан башкаласында Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе оештырылган. Аның карамагына 7 иң зур спорт корылмасы һәм Универсиада авылының бер өлеше тапшырылачак. Бүген Универсиада корылмаларында көн саен 12,5 мең кеше спорт белән шөгыльләнә. Алар арасында студентлар һәм спорт мәктәбе эшли. Спорт белән шөгыльләнүче балаларның саны 5,5 меңнән артып китә.

Билгеле булганча, Универсиада Казанда 2013 елның 6-17 июлендә үтәчәк. Уеннарның спорт программасына 27 спорт төре кертелгән. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Универсиада объектлары һәм әлеге зур спорт чарасына әзерлек белән даими танышып барырга теләүчеләргә http://kazan2013.ru/tat/ сайтына кереп күбрәк мәгълүмат алырга мөмкин.

З.Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X