Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җырлаткан да, елаткан да кичә

Әнкәй тапкан, ләкин бакмаган, Ана назын күрми үскәнмен. Ятимлекнең салкын кочагына Бишегемнән егылып төшкәнмен.

Югары Утар балалар йорты-интернатының 50 еллыгына багышлап район мәдәният йортында уздырылган кичә Гөлшат Зәйнашеваның әнә шундый тирән образлы шигырь юллары белән башланып китте. Бик тә тетрәндергеч, таш күңелләрне дә эретерлек, күзләрдән яшьләр китерерлек кичә булды ул. Аның нәкъ шулай килеп чыгасын министрлыкта да алдан белгәннәр: үзләренең иртәгәге көннәре турында уйлый алу сәләте бирелмәгән балалар тәрбияләнгән интернат-йортның юбилеен үткәрергәме-юкмы дигән сорау да куелган булган. Ахыр чиктә Саба муниципаль районы җитәкчеләре белән ни өчен үткәрмәскә әле дигән уртак фикергә киләләр һәм моның бик тә урынлы булганлыгы кичә барышында ачык расланды. Юбилейга интернат-йорт ветераннары, социаль учреждениеләр хезмәткәрләре чакырылган иде. Аларны республикабызның танылган артистлары, эстрада җырчылары ял иттерде. Ә интернат-йорт балаларының сәхнәгә чыккан кечкенә генә мизгелләре аларның үзен тәрбияләүче апаларына иң зур бүләге булды. Алар нишләргә кирәклегенә зиһеннәре җитмәгәндә сәхнә читендәге апаларының кул ишарәләренә буйсындылар һәм алкышларның иң көчлесен яуладылар. Шул балаларга назын, мәхәббәтен, күңел җылысын биреп эшләүчеләргә тирән ихтирамның чагылышы бар иде ул кул чабуларда. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская да чыгышын юкка гына: "Никадәр педагоглык талантына ия булырга кирәк бу балаларны тәрбияләүчеләргә",- дип башламагандыр. Вәкил интернат-йортка Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды, шәфкать туташы Әнисә Зарипованы "Татарстанның атказанган социаль хезмәткәре" исеменә лаек булуы белән котлады. Соңыннан күңелендәге әрнүенең чагылышын көтмәгәндә генә "Әнием, көт мине кайтырмын" дип җыр башлап та белдерде. Республика Хезмәт, халыкны эшкә урнаштыру һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов та чыгышын бәхет турында шигырь укудан башлады. Гомумән, зур җитәкчеләрне дә җырлатты, хисләргә бирелергә мәҗбүр итте, елатты да бу кичә. (Дәвамы "Саба таңнары"нда).

А.Габделәхәтов интернатка - микроавтобус бүләк итте.

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев