Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәйкәлләр яңара

Явлаштау авылыннан Бөек Ватан сугышына киткән 300 кешенең 176сы туган якларына әйләнеп кайта алмаган.

Аларның якты истәлеге ядкаре итеп мәдәният йорты каршында салынган обилеск шактый тузган, төсен җуйган иде инде. Яшь буынга ил азатлыгы өчен көрәш барган елларны хәтерләтеп торучы һәйкәлне төзекләндерүгә быел тумышлары белән Явлаштау авылыннан булган эшмәкәр Газинур һәм Васил Әхмәтовлар алынды. Алар җитәкчелек иткән җаваплылыгы чикләнгән "Ак таш" җәмгыятенең матур эшләре районда хәзер яхшы билгеле. "Ак таш" төзүчеләре салган күпфатирлы йортлар сугыш ветераннарының, аларның тол хатыннарының торак шартларын яхшыртты. Әхмәтовлар быел да районда торак төзелешен дәвам итәргә җыеналар. Ә Явлаштауда һәйкәлне төзекләндерү максатында иткән иганәлекләре авылдашлары өчен Бөек Жиңү бәйрәменә зур бүләк булды. 8 майда мәрмәр плитәләр белән тышлап яңартылган, керү юллары эшләгән обелискны ачу тантанасына яше-карты, олысы-кечесе килгән иде. Шуңа да бу көн истәлекләр белән уртаклашу, озак вакыт күрешмичә торган дусларның җылы аралашуы белән башланды. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Хәмитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев