Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йөзьяшәрләр хөрмәтләнде

"Сезгә, ил түрәләренә рәхмәтләр яусын, исән-сау эшләсеннән, хәвеф-хәтәр күрмәсеннәр", - дия-дия үзенекен сөйләде.

Гомерләрне еллар билгеләми, дисәләр дә, адәм баласында озак яшәү теләге һәрвакыт бар һәм булачак. Төркиядә 169 яшьлек Х.Нине үләр алдыннан: "Мин әле бу дөньяда туйганчы яши дә алмадым",- дигән. Андый ук яшькә җитә алучылар булмаса да, бүген Татарстанда 100дән узган 450дән артык кеше яши. Шуларның дүртесе безнең районда гомер итә. Озын гомерлеләргә җәмгыятьтә игътибар зур. Узган атнада районыбызда Аналар көне алдыннан оештырылган чара да моның ачык мисалы булды: Сабада яшәүче Галия Мөхәммәдиевага (беренче рэсемдэ), Шәмсенаһар Җиһаншинага (икенче рэсемдэ), Оет авылында яшәүче Сәрвәр Хәйруллинага һәм Миңгәрдә Һәҗәр Мөбарәкшинага Татарстан Президенты, Хөкүмәт җитәкчеләре исеменнән бәйрәм бүләкләре тапшырылды. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Т.Шәрәфиев, социаль яклау идарәсе начальнигы М.Хуҗин, Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Р.Хәсәнов иң элек Галия әби фатирында булдылар. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев