Саба таңнары

Сабинский район

18+
Уйланырга урын бар

20 март –Халыкара астрология көне: Йолдызнамә әкиятен тыңлыйм

Газета-журналларда йолдызнамәләргә, төрле астрология фаразларына шактый урын бирелә. Нәрсә генә юрамыйлар да, ниләр генә күрәзә итмиләр аларда! Башта ук шуны әйтергә кирәк, болар барысы да артык беркатлы, юкка-барга ышанучан, хорафатчыл кешеләргә адресланган.

 

Йолдызнамә әкиятен тыңлыйм

Газета-журналларда  йолдызнамәләргә, төрле  астрология фаразларына шактый урын бирелә. Нәрсә генә юрамыйлар да, ниләр генә күрәзә итмиләр аларда! Башта ук шуны әйтергә кирәк, болар барысы да артык беркатлы, юкка-барга ышанучан,  хорафатчыл кешеләргә адресланган. Кешенең психикасы шундый: үзенең киләчәк язмышы, сәламәтлеге турында сүз барганда, күпләр вәсвәсәгә бирелә.  Безнең күбебез үзенә билгесез, шик-шөбһәгә сала торган нәрсәне акыл белән түгел, бәлки эмоциональ рәвештә, хисләр аша кабул итәбез бит. Адәм баласына башка тереклек ияләреннән аермалы буларак,  үз язмышын алдан белергә тырышу хас. Шушы хасияте аны казыктырып алдый да. Күпләрнең күңелендә  кеше язмышына йогынты ясый ала торган ниндидер көч барлыгына аңлаешсыз ышану яши. Психиканың шушы хасияте бик борынгы бабаларыбызның табигать күренешләре алдында көчсезлеген чагылдыра.

   Шулай итеп, күпләрнең нәрсә әйтсәң, шуңа ышанырга торуларының сәбәпләрен аңларга тырышу өчен кешелек ыруының балалык вакытын, ягъни кыргыйлык чорын күз алдына китерергә кирәк. Үткән заманнарга таба 20-30 мең елларга артка чигенегез дә, мәгарәләр авызыннан яисә ачык һавадагы учак тирәсеннән, таң атканын көтеп аяз күк йөзен күзәткән кешеләрнең психик халәтен аңларга тырышып карагыз.  Ә күк йөзендә һаман да бер үк күренеш – төн эчендә ниндидер әйләнеш ясаучы  хисапсыз йолдызлар.  Алар нилектән шулай серле җемелдиләр соң?  Кайвакыт күк йөзендә яктылык сузылып китә һәм җиргә төшеп җитәм дигәндә генә сүнеп кала. Йолдызлар атыла. Бик борынгы бабаларыбыз моның метеорит  икәнлеген дә, үзләренең чиксез галәм киңлегендә бер тузан  бөртеге икәнлекләрен дә белмиләр әле. Үзен чолгап алган дөнья турында бернинди фәнни күзаллавы булмаган, табигать күренешләре алдында көчсез  борынгы бабаларыбызның психик халәте әкренләп мистикага юл ача. Кешенең күңелендә ниндидер билгесез, ләкин үзе әһәмиятле булырга тиешле  тиешле  нәрсәгә аңлаешсыз ышану барлыкка  килә.  Күк аңлатып булмый торган “теге дөнья” итеп күз алдына китерелгән, кешеләрнең бай фантазиясе анда кодрәтле затлар бар, җирдәге бөтен нәрсә өстеннән алар хакимлек итә дигән ышану туган.

  Бу турыда дөнья халыклары тудырган борынгы мифлар да ачык сөйли. Аларда  йолдызлар әле үзләре дә җанлы затлар итеп күз алдына китерелгән. Имеш, кайчандыр җирдә яшәгән кешеләр булган дип тә ышанганнар. Борынгы кешеләр үзләрен галәмнең үзәгендә итеп хис иткәннәр.  Барысы да аның өчен тудырылган кебек.  Әйтик, Кояш җирне яктыртып, кешегә хезмәт итмимени. Төннәрен ай калыкмаса да, ничек караңгы һәм куркыныч булыр иде.  Тик менә йолдызларның гына ни өчен  балкулары гына аңлашылып җитми әле.  Аларны бер файдасыз яктырткычлар итеп күз алдына китерергә беркемнең дә башына килми. Юк, йолдызлар берничек тә кешегә битараф, ниндидер нейтраль  җисемнәр булырга тиеш түгел.  Бик борынгы заманнарда яшәгән адәм баласы аңы белән аңлатканда алай була алмый. Аларның ролен ачыкларга, кеше язмышы белән бәйләргә кирәк. Инде мисал өчен һавада йолдыз атылуның кемнеңдер кисәк кенә  үлеп китүенә туры килгән чагын күз алдына китерик.  Йорт түбәсе урынына ачык күк йөзе булган чакларда мондый туры килүләр еш кабатланган. Бу күренеш меңнәрчә еллар дәвамында сыналган. Димәк, күктә һәркемнең йолдызы бар, ул атылса, кешенең дә җаны күккә аша.   Менә сиңа бер бәйләнеш.  Күктәге яктырткычларның түгәрәк сызулары, планеталарның элмәксыман хәрәкәт ясаулары серенә дә төшенсәң, кеше язмышы турында әллә ниләр белергә мөмкин булыр кебек. Әмма галәм кешеләргә үзенең серләрен алай гына ачарга җыенмый. Дөньяны танып белү юлында дөнья халыкларына бик күп мифлар тудырырга кирәк була әле. Табигать күренешләренең төп сәбәпләрен белмәү ниндидер кодрәткә ия булган көчләргә ышануларны китереп чыгарган.

   Шул ук вакытта меңнәрчә еллар дәвамында күк йөзен күзәтүләр нәтиҗәсендә борынгы кешеләр йолдызлар, планеталар хәрәкәтендәге билгеле бер закончалыкларга да игътибар итми кала алмаганнар. Моны тормыш үзе үк таләп иткән.  Украинаның Гонцы авылыннан ерак түгел Ай фазалары киртләп төшерелгән мамонт сөяге табылуы, мәсәлән, моннан 10-15 мең еллар элек үк борынгы кешеләрнең вакыт агышын теркәргә өйрәнүләре турында сөйли.  Мисырлылар моннан 6 мең еллар элек Нил елгасының ташуы Кояш чыгар алдыннан офыкта күктәге иң якты Сириус йолдызы калкуын белгәннәр. Астрономия күзәтүләре вакытны билгеләү, кыр эшләрен башлау өчен зарури шартка әверелә. Шушы белемнәр җирлегендә  күктәге яктырткычларның урнашуына карап кешеләрне алдан алда ни көткәнен әйтә алуга дәгъва итүчеләр дә табыла.  Астрология  әнә шулай барлыкка килә.  Борынгы Елгаара дәүләтләрендә туып, ул гасырлар һәм чорлар аша үтә һәм безнең заманнарга да килеп җитә.  Фарсылар астрологияне аерым кеше язмышын юрау өчен  беренче булып файдалансалар,  йолдызлар һәм күк җисемнәренең урнашуы турында белемне Вавилон дин әһелләреннән (жрецлар) алганнар.  Кешеләрнең язмышын күрәзә итү белән шөгыльләнә башлагач, астрология үзенең чын йөзен таба.

 Шул вакыттан башлап астрономия фәненнән калмыйча ияреп йөрүче күләгәгә, йомшак ихтыярлы кешеләргә  күңел юаткычы бирүче “социаль наркотик”ка әверелә. Кеше психикасының йомшаклыгына  исәп тотып корылган ялганның яшәүдән туктаганы юк әле.

  Томанлы ишарәләр белән

   – Син кем?

 –Ничек кем?..

 – Гороскоп буенча кем дип әйтүем...

 –??

   –Юк, менә кайсы айда тудың?

      ....

  Бервакыт әнә шулай төпченмәкчеләр иде дә, әмма йолдызнамәгә ышанучы белән бу темага сөйләшүне дәвам итүне кирәк санамадым. Кешене  нәрсәгә булса да сукырларча ышануыннан ваз кичтерергә тырышу өчен, кем әйтмешли, җиде пот тоз ашарга кирәк.  Ә менә кешене җыен юк-барга ышандыруы бик җиңел.  Йолдызнамәнең дөреслегенә шикләнмәүчеләр дә шулай ук бихисап. Йолдызлык буенча үзеңне Кучкар яисә Чаян дип раслаулар хәтта анкета мәгълүматларында да күренә башлады.  “Миңа 32 яшь. Сукояр. Сабыр,  тыныч холыклы”, дип характерлый үзен газетада танышырга игълан бирүче. Бу очракта хәтта фото дә кирәк түгел. Ягъни мәсәлән, Сукояр йолдызлыгы астында шундый-шундый төс-кыяфәтле, шундый-шундый холык-фигыльле кешеләр туа. Нишләмәк кирәк, астрология законы шундый. Аларны  Игезәкләр яки Кәҗәмөгезләр белән бутап булмый. Алар инде, хәтта бер ата-анадан туган булсалар да (генетика бернинди роль уйнамый булып чыга), башка сыйфатларга ия. Көлке бит.

  Йолдызнамәләр белән танышканда, аларның бик чикләнгән карашлы, артык беркатлы,  гаҗәп дәрәҗәдә ышанучан кешеләргә  исәпләнгән булуын аңлаудан, чыннан да, ирен читләренә елмаю эленә. Кара инде,  бөтенесе алдан хәл ителгән, язмыштан узмыш юк дияргә генә кала икән, ләбаса.  Менә сез мартның соңгы ункөнлегендә Кучкар йолдызлыгы тәэсирендә тудыгыз, ди. Төс-кыяфәтегезне тасвирлап бирикме?  Сез чандыр, гәүдәле, озын буйлы, авызыгыз зур түгел, әмма тешләрегез алга чыгып тора, күзләрегез коңгырт-чия төсендә һ.б. Нәрсә, ошамаганмени?  Алайса, сез, гомумән, март аенда тумагансыз, таныклыгыгызга шулай яздырганнар гына. Киләчәктә ни көткәнен дә әйтикме. Бигрәк тә авырулар мәсьәләсендә бик җиңел. Чөнки шиккә бирелүчән кеше кулына  чирләрнең  төрле билгеләре санап чыгылган китап тоттырсаң, ул үзендә күп авырулар табарга мөмкин. Шуңа күрә медицина характерындагы астрология үзенә бер көчле юнәлеш алган да. Матбугатта Чаяннарга – фәлән, Балыкларга төгән микроэлементлар җитми дигән раслауларны еш күрергә мөмкин.  Монысы инде бик үк көлке түгел. Моны вакыт сынавына куеп кына расланмады дип әйтеп булмый.  Теләсә кем күңелендә “бәлки, чыннан да,  җитмидер” дигән уй туарга мөмкин. Шул рәвешле кирәксә-кирәкмәсә дә микроэлементлар эчә башлаучылар аз түгел.

  Инде килеп, матбугатта басылган атналык йолдызнамәләрне сынап та “рас килде бит, әй” әйтүчеләр дә табылмый калмый.     Моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк. Чөнки  конкретлыктан качу ачык ярылып яткан,  томанлы ишарәләрдән гыйбарәт булган, төрле ихтималлыкларга урын калдырылган җөмләләрдән һәркем җаны ничек тели, шулай  нәтиҗә чыгара ала. Әйтик, синең белән  кемнеңдер  ягымлырак сөйләшүен романтик очрашуга тиңләргә мөмкин. Хәтта  иң юмарт кешене дә әгәр соңгы күлмәген салып бирмәсә, саранлыкта гаепләргә мөмкиннәр. Очраклы туры килүләр дә, кыек атып туры тидерүләр дә булгалый. Ни өчен дисәң, йолдызнамәләрне кешенең ни көткәнен яхшы тоемлаучы психологлар төзи бит.  

  Әмма шунысы бәхәссез: кеше белән килеп чыккан төрле хәлләрдә, организмда нәрсәнеңдер җитмәгәнлегендә  йолдызларның бернинди катнашы да юк. Бер генә мисал. Соңгы елларда берьюлы йөзләгән кешеләрнең үлеменә китергән авиаһәлакәтләр еш килеп чыгып тора. Йолдызнамә буенча алар барысы да бер йолдызлык астында, ягъни бер айда туган кешеләр булырга тиеш. Әмма мондый   хәл була алмый.

 

Әхмәд ибне Мөхәммәд ибне Гарәбшаһ ( XV гасыр) “Дөнья хәлләрен, шәхси эшләрне, бәла-казаны вә бәхет-сәгадәтне, югалту вә табышларны, яхшылык вә яманны , кайгы-хәсрәт вә шатлык-куанычларны ... күк җисемнәре хәрәкәте белән бәйлиләр. Әмма болай эшләү – акыл сайлыгыннан” дигән.

 Акыл ияләре ни дигән?

     Безнең эрага кадәр 370 ел элек Эллада илендә иң беренче булып обсерватория төзегән һәм йолдызларны күзәткән, астрономия үсешендә яңа математик этап ачкан  борынгы грек астрономы  Евдокс Книдский “Халдейларга (Безнең эрага кадәр беренче меңьеллыкның  беренче яртысында Көнья Месопотамия яшәгән семит кабиләләре – автор иск.) һәм аларның кеше тормышы  туган көннәренә нигезләнгән дип раслауларына аз гына дәрәҗәдә ышанырга ярамый” дип язып калдырган. Астрология алдынгы карашлы акыл ияләре тарафынанан урта гасырларда да көчле тәнкыйтькә дучар ителә.  Мәсәлән, грек филогогы Г.Трапезундский “Алдакчылык турында” трактат һәм “Астрология мәглүматлары ни өчен ялган?” дигән мәкаләсен яза. 

  “Күк законнарын чыгаручы” И.Кеплер әйткәннәрен дә искә төшерү урынлы булыр: “Астрология тинтәк кыз, ләкин әгәр шундый тинтәк кызы булмаса, аның анасы – гакыл иясе астрономия кая барыр  иде. Дөнья бит шулкадәр мәгънәсез, акыллы карт анасы файдасына  тинтәк кызы сафсата сатарга һәм алдашырга тиеш.  Математикларның хезмәт хакы шулкадәр аз, әгәр аның кызы акча тапмаса, ихтимал, анасы ачлыктан интегер иде...” 

  Математик, ук вакытта алдакчы Джироламо Кардани, шәхси гороскоп төзеп, үзенең 75 яшьтә үләчәген күрәзә итә. Билгеләнгән вакыт килеп җиткәч, әле көчендә булган карт алдан әзерләнгән табутка кереп ята һәм мәңгегә күзләрен йомганчы шуннан кузгалмый.  Әмма үзенең күрәзәчелек абруен саклап кала.

 Атаклы Нострадамусны да кемнәр генә белми икән. Шулай да күрәзәченең астрологиядә эше әллә ни пешмәгән. Бичара, йолдызларга карап, король гаскәрләре тарафыннан камап алынган Пуссене  шәһәрендә зур янгын булачагын юраган.  Әмма шәһәр үч иткәндәй янмаган гына бит. Шуннан соң Нострадамус, риваятьләргә караганда,  йолдызларга үзе ярдәмгә килергә карар кыла. Кызганычка каршы, уяу шәһәр халкы тарафыннан тотыла.

   Йолдызларның кеше язмышына берничек тә йогынты ясый алмавын аңлау өчен  астрономия фәнен мәктәп дәреслеге  дәрәҗәсендә белү дә җитә. Билге булганча, Кояшның еллык күренмә хәрәкәте  күк сферасының эклиптика  дип аталган зур түгәрәге буенча бара.  Бу хәрәкәт Җирнең Кояш тирәли әйләнеп йөрүнең чагылышы гына. Эклиптика 12 зодиакаль йолдызлык аша үтә.  Аларның исемнәрен йолдызнамәләргә ышанган һәркем белә. Бу исемлеккә Елан йолдызлыгының кермәве генә сәер. Чөнки Кояш әлеге йолдызлык турысында  Чаян йолдызлыгына караганда озаграк та була әле. Бу мәсьәләдә астрологлар зур шау-шу да күтәргән булганнар, ләкин барысы да элеккечә калган. Әйтергә кирәк, зодиакаль йолдызлыклар картасы алар төрле мифик җан ияләре итеп сурәтләнгән (зоон – латинча хайван дигәнне аңлата) бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Нишлисең, ул заманда әле Кояшны да Җир тирәли әйләнеп йөри дип уйлаганнар бит. Моның  киресенчә икәнлегенә беренче булып Г.Галилей төшенә. Гомумән, Кояшның 150 миллион километр радиуслы эклиптика буенча хәрәкәте  галәм масштабы өчен чүп кенә. Кояш Балык йолдызлыгы турысында булды ни дә, Чаян йолдылыгында булды ни. Моннан бернәрсә дә үзгәрми. Чөнки алар барыбер коточкыч ерак булып кала. Әйтик, Кояштан яктылык 8 минутта, ә рубин төсендә җемелдәүче Антарестан (Чаян йолдызлыгында урнашкан, аны күкнең төньяк өлешендә офык читендә табарга була)  ...170 елдан гына килеп җитә. Шушы ераклыкны күз алдына китерү өчен галәмне миллион-миллион тапкыр кечерәйтелде дип саныйк.  Ул чагында  Җир Кояштан нибары 15 сантиметрлы арада, ә Антарес  ...2080 километр ераклыкта урнашачак.  Менә шушы ераклык кеше язмышына йогынты ясарга тиеш булып чыга. Әгәр сез көнбатышка таба бер атлап, миңа хәзер Мәскәү урамнарында төнге утлар көчлерәк тәэсир итә, аннары бер адымга көнчыгышка таба чигенеп, хәзер Иркутскидагы утлар көчлерәк тәэсир итә, дип сөйләнсәгез, сезгә сәерсенеп караячаклар. Астрологлар йолдызлыкларга карата алганда да шушындый  ук “тәэсиргә” безне ышандырырга тырышалар.  Аларның шулай ук галәм тирәнлекләрендә  күзгә күренми һәм зодиакаль йолдызлыкларга туры килеп урнашкан торган 12 төрле көчле нурланыш чыганагы бар, ә Кояш үзенең энергиясе белән әлеге нурланышны Җиргә юнәлтә дип фараз итәргә тырышулары да  бернинди фәнни дәлилләр белән нигезләнмәгән.

  Сүз дә юк, безгә  якын йолдыз – Кояш  белән Җирдәге тормыш арасындагы бәйлелекне инкарь итәргә ярамый. Чөнки Кояш  булмаса, планетабызда тереклек, гомумән, барлыкка килә алмас иде.  Ләкин бу бәйләнеш һич кенә дә йолдызнамәләрдә язылганча, алдан билгеләнеп куйган куйган характерда түгел. Хәтта астрологиянең үзенә күрә бер төренә әйләнгән көннәрен, сәгатьләрен  бер ай алдан күрсәтеп, магнит давылларыннан кисәтүләрне дә чынга алмаска кирәк. Кызганычка каршы, геофизик факторлар буенча уңайсыз көннәрне билгеләп куеп, алдан  ук борчыла башлап, даруга ябышучылар аз түгел.  Күпләребез атмосфера басымы үзгәрүләренең кәефләрендә ничек чагылуын үз тәҗрибәләреннән чыгып та яхшы белә.  Димәк, аларга Кояш активлыгына бәйле рәвештә туган магнит давыллары да  тәэсир итәргә тиеш булып чыга. Ләкин әлеге фараз итүләрнең ни дәрәҗәдә акланганлыгы турында бернинди дәлилләр дә, статистика мәгълүматлары да юк.  Магнит давыллары турында  кисәтүләрне һава торышын бер ай алдан әйтү чагыштырып та нәтиҗә чыгарырга мөмкин.

  Сорау туа: бернинди фәнни закончалыклар белән аңлатылмаган йолдызнамәләрне, төрле фараз итүләрне ни өчен шулай үҗәтлек белән рекламалыйлар соң? Хикмәт шунда, ялган фән белән шөгыльләнү – гаять табышлы эш.  Тәкъдим итүнең икенче ягы –  моңа ихтыяҗ булуда. Ягъни  йолдызнамәләргә ышанучылар, кем әйтмешли, буа буарлык. Акылга сыймаслык астрология кайберәүләр өчен фикер йөртү рәвешенә әйләнгән. Шулай шул, беркатлыларны кармакка бик тиз төшерәләр. Менә тарихтан бер генә мисал.   Астрологларның берсе  X гасырда яшәгән француз короле Людовик XI гә кайсы ягы беләндер ошамаган һәм җәлладка аны иң югары җәзага тартырга боерган. Әле үзе белән нәрсә булачагын белмәгән астрологка король болай дигән: “Син башка кешеләрнең язмышын бик әйбәт итеп алдан күрәсең. Әйт әле миңа, синең үзеңнең күпме гомерең калды?”

 Астролог, нәрсәдер сизенеп:

  – Галиҗәнап, йолдызлар күрсәтүенә караганда, мин сездән өч көн алдарак үләргә тиешмен...” – дип җавап биргән.

  Хорафатчыл корольгә шул җитә калган һәм астрологның сәламәтлеге хакында нәкъ үзенеке кебек кайгырта башлаган.   

  Астрологларның дәүләт структураларына үтеп керергә, йогынты ясарга тырышулары  хәзер дә юк түгел.  Мәсәлән, РФ Президенты администрациясенә үтеп кергән шундый “киңәшчеләрнең” берсе  1999 елда атом-төш сугышы башланачагын юраган булган. 

 Юкга-барга ышануларның тагын бер сәбәбе – социаль як.  Җәмгыятьтәге элекке идеаллар җимерелеп, яңалары әле  барлыкка килмәгән тирән кризис чорында күп кешеләргә могҗизага ышанырга гына калды. Шул могҗизаларның берсе астрология фаразлары рәвешендә пәйда булды.  Идеаллар җимереклегендә, туфракта йөз еллар яткан түләмә микробларына үрчергә җай табылган шикелле,  һәртөрле шарлатаннар, эстрасенслар, күрәзәчеләр баш калкыта башлады.   Бу хәл, әлбәттә, 

Психикабызның Адәм баласының баш мие кечкенә генә булуына карамастан, безгә йолдызлары белән иксез-чиксез галәмнең үзе кебек серле.  Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки ми (акыл эшчәнлеге) – галәм барлыкка килгәннән соң, табигатьтә күп миллиард еллар дәвам иткән эволюция процессы нәтиҗәсендә нәтиҗәсендә тудырылган  иң камил продукт ул. Эволюция кешегә башка тереклек ияләренә хас булган куркынычны алдан сиземли алу сәләтеннән тыш, сөйләшә һәм уйлый-фикер йөртә  белү бәхете дә бүләк иткән. Димәк, аның инде ихтыяҗлары да зуррак.

Ихтыяҗ бар икән, ул, әлбәттә, ни рәвешле булса да канәгатьләндерелергә тиеш. Сорау  бар икән, тәкъдим итүче дә табыла. Һәртөрле шаманнар, сихерчеләр,  багучылар, астрологлар, экстрасенслар әнә шул җирлектә барлыкка килә.

ФӘНИЛ МӘҮЛЕТОВ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев