Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

АКЧАГА КЫЗЫГЫП ЯЛГЫШМА

Сентябрь аенда социаль хезмәтләр җыел­масыннан, шул пакет эченә кергән бушлай дарулардан файдалану темасы көнүзәк мәсьәләләрнең берсе буларак күтәрелә.

Ни өчен дисәң, октябрь аена кергәч, бу хакта сүз кузгатырга соң булачак. Димәк, социаль пакет алырга хокуклы кешеләр, әгәр моңарчы пакетта каралган ташламалардан баш тартып килгән булсалар, 1 октябрьгә кадәр РФ Пенсия фондының районара идарәсенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Хәзерге көндә районда рецепт белән бушка дару алучы 1362 инвалид исәпләнә, әмма бу моңа хокуклыларның дүрттән берен генә тәшкил итә.

Әгәр дә инвалид соцпакеттан баш тартырга тели икән, шулай ук 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондының район идарәсенә барып гариза яза ала. Ләкин гариза язганчы, башта ныклап уйларга киңәш итәбәз. Чөнки кешегә инвалидлык авыруы буенча бирелә, ә авырган кеше дарусыз тора алмый. Бигрәк тә шикәр диабеты, бронхиаль астма, яман шеш белән авыручылар, психикасы какшаган кешеләр. Бу категория гражданнарны дәвалау өчен кулланыла торган даруларның иң кыйммәтлеләре 3-4 мең сумнан башлап 350-500 мең сумга кадәр тора.

Башка елларның эш нә­ти­җәләреннән күрен­гәнчә, быел да соцпакеттан баш тарткан инвалидларның көн саен диярлек авырулары көчәеп яки яңа чирләре килеп чыгып, бик кыйммәтле даруларга ихтыяҗ туган очраклар күп. Шикәр диабеты белән исәптә торучыларның да күбесе дару төймәләре кулланганда соцпакеттан баш тарта. Ни кызганыч, ел дәвамында авыруның хәле начараеп китә һәм кыйммәтле инсулин алу зарурлыгы туа. Әмма бу очракта аны үз кесәңнән акча чыгарып сатып алырга туры киләчәк.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X