Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

ЕНВДга күчәсең булса

Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе 2013 елның 1 гыйнварыннан башлап көтелгән керемгә салым түләүнең (ЕНВД) ирекле булачагы турында хәбәр итә.

Гомуми тәртипләр нигезендә моның өчен гаризаны әлеге махсус режим кулланыла башлаганнан соң биш эш көне эчендә бирергә кирәк. Әгәр салым түләүчеләргә ЕНВД тәртибендә салым түләү сис¬темасы кулланылган, шул исәптән ЕНВД буенча салым органына декларация бирелгән, әмма инспекциягә ЕНВД буенча салым түләүче буларак учетка куюны сорап гариза би¬релмәгән булса, ул чагында әлеге махсус режимны 2013 елда куллануны планлаштырганда салым органына ЕНВД буенча салым түләүче буларак учетка бастыруны сорап, ЕНВД кулланыла башлаган датаны күрсәтеп гариза язарга кирәк. Гариза бирелмәгән очракта салым органы беренче салым чоры өчен ЕНВД буенча декларация биргәнчегә кадәр салым түләүченең гадиләштерелгән яисә патент системасына күчүе турында хәбәрдар булмаячак. Бу оешма (шәхси эшмәкәр) 2013 елдан гомуми режимда салым түләүче булып санала.
Салым органыннан учеттан төшү өчен дә шулай ук тиешле гариза языла. Аның формасы Федераль салым хезмәтенең 2012 елның 11 декабре боерыгы белән расланган. Язылганнардан чыгып, районара салым инспекциясе 2013 елдан башлап ирекле тәртиптә ЕНВД тәртибендә салым түләү сис¬темасына бары тик салым органына гариза язган очракта күчеп булуы турында искәртә.

Районара салым инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: енвд