Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

ФОНДЛАРГА КЕРТЕМНӘРНЕ – ҮЗ ВАКЫТЫНДА

Район прокуратурасы тарафыннан оешма-предприятиеләрдә пен­­­сия законнары таләпләренең үтә­ле­шенә күзәтчелек итү максатында үткәрелгән тикшерүләр барышында пенсия фондына кертемнәрне вакытында күчермәүчеләр булуы ачыкланды.

"Россия Федерациясендә мәҗбүри пенсия иминияте турында"гы Федераль законның 6нчы маддәсе нигезендә физик затларга хезмәт хаклары түләүчеләр, шул исәптән оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр мәҗбүри пенсия иминияте буенча иминиятләштерүчеләр булып саналалар. Оеш­ма­ларның иминият кер­темнәре түләүчеләр булып торуы "Россия Федерациясе Пенсия фондына, Социаль иминият фондына, Мәҗбүри ме­дицина иминияте фондына иминият кертемнәре турында"гы Федераль законның 5нче маддәсендә бәян ителә. Иминият кертемнәре ай саен 15нче числодан да соңга калмыйча күчерелергә тиеш.

Прокуратура үткәргән тикшерү күрсәткәнчә, җаваплылыгы чикләнгән "Октябрь" җәмгыяте 2012 елның икенче кварталы өчен 92832 сум күләмендәге кертемне күчермәгән иде. Закон таләпләрен шушы рәвешле үтәмәү очрак­лары тагын биш оешмада билгеле булды.

Шушы уңайдан, иминият кертемнәре күчерүдә бурычлары барлыкка килгән оешма-предприятие җи­тәк­челәре исеменә, закон таләпләрен бозарга ярамаганлыгы турында прокурор искәртүе бирелде.

Л.Гаффарова,

район

прокуроры

урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X