Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Ике гает арасында никах укытырга ярыймы?

Халыкта "ике гает арасында никах укытырга ярамый", дигән сүз йөри. Дин буенча ике гает (Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре) арасында никахлашу чыннан да тыеламы?

"Ислам динендә “ике гает арасында никахлашу тыела” дигән кагыйдә юк. “Ярамый” диючеләр бу очракта шәригать хөкемнәренә түгел, ә төрле имеш-мимешләргә таяна. Дөреслектә исә Коръәндә дә, хәдисләрдә дә Ураза һәм Корбан гаетләре арасында никахлашу хәрам дигән тыю юк. Киресенчә, мәгълүм булганча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең Әбү Бәкер кызы Гайшәгә Рамазан аеннан соң килүче Шәүвәл аенда никахланганы билгеле.   Никах изге гамәлләрдән санала. Ә изгелекне кайчан кылсаң да дөрес була. “Рамазан аенда никах укытырга ярамый” дигән фикер дә дөреслеккә туры килми, чөнки динебездә андый тыю юк. Әйе, кайберәүләр гаилә коруны Рамазан аена билгеләми, чөнки уразада көн дәвамында мәҗлес оештырырга, ягъни ашарга-эчәргә ярамый. Әмма ахшам намазына бер сәгать кала җыелып никахның рәсми өлеше үткәрелсә, кояш баеганнан соң исә мәҗлес табын алдында дәвам ителсә - дөрес була.   Кайчакта: “Гает көнне никах укытырга ярыймы?” – дип сорыйлар. Шәригать буенча гает көннәрендә дә никахлашу тыелмый, ләкин дини бәйрәмнәр вакытында имамнарның, гадәттә, мәшәкатьләре күп була, шуңа күрә бу очракта никах мәҗлесе мәсьәләсен алдан килештерергә кирәк: имам ризалык бирсә – үткәрергә мөмкин.   Сүз уңаеннан шунысын да билгеләп үтәргә кирәктер: “кәбисә елында (високосный год) өйләнешергә ярамый” дигән фикер дә – диннән ерак булган кешеләрнең уйдырмасы. Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның сәләме һәм рәхмәте булсын): “Диннең зәгыйфьләнгәнен шуннан белерсез – кешеләр төрле ырым-шырымнарга, хорафатларга ышана башларлар һәм моны дин буларак кабул итәрләр”, – дип әйтеп калдыруы безнең өчен бу нисбәттән кисәтү булып тора. Шуны онытмасак иде", дип яза Ришат хәзрәт Курамшин. 

 

 

 

 

 

 

 матбугат.ру

фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев