Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

“Кирпеч” кирәк

Сабаның Муса Җәлил һәм 8 Март урамнарында транспорт чараларының бер яклы гына хәрәкәте җайга салыну җәяүлеләргә уңайлылык, ә автомобильдә йөрүчеләргә проблема тудырды.

Мәктәп урамыннан - Тукай, аннары Г.Закиров урамына килеп чыгу өчен араны ничек тә кыскартырга тырышу тыкрыклардан, оешма биләмәләре ишек алдыннан да юллар салынуга китерде. Сабаны белеп бетермәгән кайбер шоферлар шул максаттан Мирная урамына да килеп кергәлиләр. Әмма бичараларга интегә-интегә кире борылып чыгарга туры килә. Чөнки ул "Мирная" бары тик Мәктәп урамы белән генә кисешә, ягъни теге башында тупик хасил итә. Шуларны исәпкә алып, Мирная урамы башына "кирпеч" төшерелгән юл билгесе кую зыян итмәс иде. Аңгыраеп йөрмәсеннәр иде машина йөртүчеләр.

Ф.Хәмитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев