Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

“Мине кайчан килеп алалар?”

Иске Икшермәдә урнашкан "Тургай" приютының капкасын ачып, эчкә узуга андагы чисталыкка, тәртипкә таң каласың. Алы-гөлле чәчәкләрне, яшелчәләрне, төрле җимеш агачларын һәм куакларын биредә тәрбияләнүче балалар үзләре карап үстерә.

Быел күп җирдә алмагачлар җимешсез булса да, приют бакчасындагы агачларда пешеп утыручы алмаларны күреп сөендем. Әнә бер нәни малай ашап та йөри. Санёк дип таныштырды ул үзен. Дусты Айрат белән икесен бергә фотога төшергәндә "Айрат, улыбайся", - дип Айратны да елмайтты. Муенны өзәрлек итеп кочаклауларыннан, кулдан тоткач, җибәрмичә, кысып торуларыннан балаларга наз җитмәүне аңлыйсың. Әйе, биредә эшләүче апалар никадәр генә яратмасын, ничек кенә назламасын, һәр балага ана назы, өй җылысы җитми. Кечкенә Эльза да:"Ә минем кайчан өем булачак?", - дип күзләремә бага һәм тилмереп җавап көтә. "Син үсеп җиткәч, яныңа принц киләчәк һәм сине өегезгә алып кайтачак", - дим... Бу сорауны бер Эльза гына бирми. Ләйсән дә, Лиана да, Руслан да, Андриана да - һәммәсе-һәммәсе өй турында хыяллана.
"Хәзерге вакытта 21 бала яши бездә", - ди приютның директоры Лилия Заһидуллина. - Күбесе әти-әниле аларның. Бүгенге көндә Саба, Кукмара, Әтнә районнарыннан балалар бар. Кичә 17 яшьлек егетне алып килделәр."
Җәйге чорда балаларның күп вакыты бакчада үтә. Беркем тик тормый: чүп утыйлар, карлыган җыялар. Балаларга нинди генә темага сорау бирсәң дә, алар сөйли-сөйли барыбер "әни" сүзенә килеп "төртелә". "Миңа әни җәй көне туңдырма ашамаска кушты", "Әнием туган көнемә өстенә 4 шәм куелган торт пешерде", "Безнең әни алай уйнарга рөхсәт итми иде"...
Энесе белән бергә монда яшәүче Индира миннән тәмле әйберләр алып килүемне сорады. Вәгъдәмне үтәдем мин. Әмма тортлар да, конфетлар да, йомшак уенчыклар да ул балаларга бары мизгеллек шатлык кына алып килер шул. Балачакта ул шатлык чиксез булырга тиеш бит! Ә чиксез шатлык-бәхет әти-әни кочагында гына була түгелме?

Илүсә Арикеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X